Татарская фразеология

ЭЧТӘЛЕК

 

Кереш.................................................................................................................... 2

 

I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары.................................................. 5

 

II бүлек. Н.Гыйматдинова - XXI гасыр прозасының иң зур остасы.............. 8

 

III бүлек. Н.Гыйматдинова иҗатында фразеологик әйтелмәләр................... 10

             3.1. Язучы иҗатында фразеологик тезмәләр....................................... 10

             3.2. Язучы иҗатында фразеологик бердәмлекләр............................... 12

             3.3. Язучы иҗатында фразеологик ныгымалар................................... 14

             3.4. Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологизмнарны компонентлары буенча төркемләү........................................................ 16

             3.5. Язучы әсәрләрендәге фразеологик әйтелмәләрне сүз

             төркемнәре ягыннан төркемләү............................................................. 31

 

Йомгак .................................................................................................................. 34

 

Файдаланылган әдәбият ..................................................................................... 36

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               Кереш

 

            Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр, мәсәлән, авыз еру - көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrases - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе; logos - өйрәнү) дип атыйлар. Фразеологизмнарны өйрәнә торган тармакны фразеология дип атыйлар.1

            Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә һәрвакыт ясалып торалар, алар составындагы сүзләрне алыштырырга мөикин. Тотрыклы фразеологик әйтелмәләр кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзелмиләр, составы даими, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр, составындагы сүзләр арасына сүз куеп булмый. Димәк, тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге дифференциаль билгеләргә ия:

    • сүзләрнең аерым булуы;
    • компонентларның мәгънәви кушылуы;
    • мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик - грамматик чараларның тотрыклылыгы;

сөйләмдә әзер килеш кулланылуы.2

            Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Алар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр һәм, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр.

            Шулай итеп, фразеологизмнарга түбәндәге билгеләмәне биреп була: фразеологизмнар - бердәмлеге, таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүзтезмәләр.

            Курс эше итеп сайланган теманың актуальлеге, беренче яктан, Н.Гыйматдинова иҗатына багышланган монографик фәнни хезмәтләрнең булмавы белән аңлатыла. Ә, икенче яктан, бу язучы фән дөньясында үзенә бер зур аерым игътибар бирүне таләп итә. Аның соңгы елларда әсәрләре китап укучылар тарафыннан яратып укыла. Китап сату кибетләрендә аның бер генә китабы да игътибарсыз калмый, чөнки аның һәрбер яңа чыккан әсәрен укучы яратып көтеп ала. Журнал битләрендә әледән-әле басылып чыккан әсәрләрен укучы йотылып, дөньясын онытып укый.

            Ни өчен ул шушы арада зур популярлыкка иреште? Сүз белән сурәт ясауда нинди сихри каләм белән эш итә икән? Әушы проблемаларны хәл итү юнәлешендә әлеге курс эше сайлап алынды. Авыл тормышы күп еллар дәвамында әхлакый тәрбиянең үзәге булса да, дөньякүләм заманча проблемаларның көчле дулкыны авыл халкы әхлагы белән исәпләшеп тормый күрәсең. Эчүчелек, табигатькә ерткычларча караш, хатын- кызлар дөньясындагы ямьсез күренешләр, мәктәптәге укытучылар коллективындагы гаугалы мөнәсәбәтләр һ.б. - барысы да “Ак торна каргышы” җыентыгында урын ала.

             Курс эшенең максаты Н.Гыйматдинова иҗатында урын алган фразеологик әйтелмәләрне төркемләү, аларның кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

    • Н.Гыйматдинованың “Ак торна каргышы” җыентыгын укып чыгу;
    • Фразеологик әйтелмәләр турында теоретик мәгълүмат бирү, аларны төркемләү;
    • Теманы ачар өчен чыганаклар табу, аларны барлау, өйрәнү;
    • Н.Гыйматдинова иҗатындагы фразеологик әйтелмәләрне барлау.

            Әлеге максат һәм бурычларны хәл итү юнәлешендә монографик өйрәнү методы, чагыштырма - тарихи метод,  лингвистик методлар кулланыла.

            Эзләнү - тикшеренү барышында Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев, В.Х.Хаков, Г.Х.Ахунҗанов хезмәтләре төп теоретик чыганак буларак хезмәт итте.

            Өйрәнү өчен материал булып түбәндәге гамәли чыганаклар алынды:

    • вакытлы матбугат;
    • сүзлекләр;
    • фәнни хезмәтләр;
    • Н.Гыйматдинованың “Ак торна каргышы” җыетыгы.

Башкарган хезмәтнең нәтиҗәләре югары уку йортларында, училищеларда, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен телнең төрле бүлекләрен өйрәнүдә ярдәиче чыганак буларак хезмәт итә ала. Фән  белән кызыксынучылар өчен дә бу хезмәт файдалы булыр дип ышанам.       

          

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I бүлек. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдәге карашлар. Фразеологизмнарның барлыкка килү юллары

 

 

Г.Ахунҗанов фразеологизмнарны идиома дип тә атый һәм шушы өлкәдә фәннәр докторы түбәндәге билгеләмәне бирә: идиома - сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм специфик мәгънәле тотрыклы әйләнмә. Галим “фразеология” сүзе урынына идиоматика дип тәкъдим итә һәм идиомаларның 12 төрен күрсәтә3:

            - әйтем (ай күрде - кояш алды);

            - афористик идиома буларак мәкаль (кешенеке кешнәктә);

            - әйтем белән мәкаль арасында торган арадаш төрләр;

            - “фигыль - фигыль” калыбындагы идиомалар;

            - аналитик идиомалар;

            - “мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз” калыбындагы идиомалар;

            - ярдәмлек сүзләрдән генә торган идиомалар;

            - лексик - грамматик идиома;

            - кинетик идиома;

            - термин идиомалар;

            - канатлы әйтелмә;

            - образсыз идиома.

            Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә телдә төрле принциплар яши. Аларны төрле күзлектән чыгып төркемләргә була. Компонентларының семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләү өстенлек алып тора. Аның нигезләрен француз галиме Ш.Болли һәм рус галиме академик В.Виноградов эшләгән.

            В.Виноградов күрсәтмәләренә нигезләнеп, фразеологизмнарны түбәндәге төркемнәргә бүләләр:

            - аны төзүче кисәкләрнең мәгънәви - грамматик кушылуы ягыннан;

            - чыганаклары ягыннан;

            - тематикалары ягыннан;

            - стилистик функцияләре ягыннан;

            - лексик составы ягыннан.

            В.Виноградов өйрәнүе буенча, компонентлары берләшүе дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны 3 төркемгә бүлергә мөмкин4:

            1. Фразеологик ныгытма.

            2. Фразеологик бердәмлекләр.

            3. Фразеологик тезмәләр.

            Кайбер галимнәр (мәсәлән, Н.М.Шанский) фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне өстиләр. Бу - ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйләнмәләр. Мәсәлән, авырлык үзәге, гәҗит сүзе.

            Кайбер галимнәр фразеологик әйтелмәләрнең төзелеш тотрыклылыгы ягыннан һәм мәгънәләре ягыннан бердәй түгеллеген истә тотып, түбәндәгечә фикер йөртәләр: бертөрлесе урнашкан мәгънәләрен саклаган хәлдә, үзләренең стандартлашкан төзелешләрен үзгәртүне һич тә күтәрмиләр, телдә шул килеш һәм күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар. Ә икенчеләрендә составындагы аерым сүзләрне үзләренең туры мәгънәләрен саклаган хәлдә күпмедер структур яктан үзгәрә алалар. Шуна нигезләнеп, И.Рамазанов фразеологияне икегә бүлә:

    1. Идиомалар - эчтәлеге һәм формаль төзелешләре ягыннан нигездә һәрвакыт бер үк төрдә саклана торган фразалар.
    2. Фразеологик әйтелмәләр.

            Фразеологизмнарның барлыкка килүе бигрәк тә кешенең абстракт, метафорик уйлау сәләте үсеше белән бәйле, ягъни фразеологизмнар әйберләрне, күренешләрне бер - берсенә охшатып, чагыштырып барлыкка килә. Аерым очракларда төрле телләрдәге фразеологик әйтелмәләр уртак юллар белән барлыкка килә. Мәсәлән, плясать под чужую дудку - кеше кубызына бию. Бу форманы бер телдән икенче телгә тәрҗемә ителгән дию дөрес түгел, чөнки төрле халыкның фикерләү законнары уртак. Әлеге формалар шул уртаклык җирлегендә барлыкка килә. Фразеологизм барлыкка килүнең иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме санала. Аларның шактый күп өлеше халык авыз иҗатыннан алынган: ай күрде - кояш алды. Кайберләренең килеп чыгышы билгеле бер җиргә бәйле була: башына тай типмәгән. Шулай ук фразеологизмнар билгеле бер һөнәр ияләреннән килеп чыгарга мөмкин: ат ачуын тәртәдән алу. Фразеология фонды әдәби, тарихи чыганаклар нигезендә дә байый. Кайбер фразеологизмнар чит телдән калькалаштыру юлы белән дә белдерелә. Бер өлеше дини чыганакларга барып тоташа: Сират күпере аша чыгу. Грек мифологиясеннән алынганнары да шактый: акчаның исе юк, ызгыш алмасы. Шулай ук халыклашкан әсәрләрнең персонажлары фразеологик берәмлекләргә әвереләләр: Таһир - Зөһрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II бүлек. Н.Гыйматдинова - XXI нче гасыр прозасының иң зур остасы

 

 

             Соңгы елларда танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен укымаган кеше юктыр, чөнки аның әсәрләрендә кешеләрнең җаны, дөньясы мәктәбебез фәлсәфәсе, тормышы. Ул хәзерге татар әдәбиятында поэтик прозаның иң зур остасы.

             Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче октябрендә Татарстан Республикасы Аксубай районы Карасу авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1971 нче елда  Карасу авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамый, аннан соң Ивановога китеп, һөнәр училищесына укырга керә, училищены тәмамлагач, шул шәһәрдәге туку комбинатында эрләүче булып эшли.

             1973 нче елда Казанга күчеп, төзелеш трестларының берсенә маляр - штукатур булып урнаша, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.

             1976 - 1981 нче елларда Н.Гыйматдинова - В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның журналистика факультетын тәмамлап чыкканнан бирле, ул ВЛКСМ өлкә комитеты каршында оештырылган республиканың әдәби түгәрәкләре җитәкчесе булып эшли.

             Н.Гыйматдинова - 1984 нче елдан КПСС члены. Ул проза жанрында иҗат итә. Аның беренче хикәяләре (“Йолдызлы кичтә”, Таңсылу”) 1974 нче елда “Азат хатын” журналы һәм “Идел” альманахы битләрендә басыла. Аннан соң газета - журналларда эшче - яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм “Китмә, улым” (1977), “Су хикәяте” (1978) исемле лирик повестьлары, ә 1981 нч елда аерым җыентыгы дөнья күрә.

              Н.Гыйматдинова, язучы буларак, үз әсәрләрендә замандашларының, бигрәк тә яшь кешенең тормышчан образларын тудырырга, катлаулы язмышлар аша аның рухи дөньясын ачарга омтылуы белән кызыклы.

             Аның әсәрләрендә гадилек, дөреслек һәм төгәллек аеруча күзгә ташлана. Ул әйтергә теләгән фикерен халыктагы бай тел чаралары ярдәмендә логик яктан эзлекле итеп дәлилләп бара. Җанлы сөйләмне бик иркен һәм бөтен тулылыгы белән файдалана.

            Башка әдипләрдән аермалы буларак, Н.Гыйматдинова үзенең эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара.

            Беренчедән, ул, күренекле әдип буларак, әдәби телнең фонетик, орфографик, лексик, грамматик нормаларын чагылдырган тел белеменә караган әсәрләр яза, шул рәвешчә, татар тел гыйлеменә үзеннән зур өлеш кертә.

            Икенчедән, Н.Гыйматдинова телнең эчке мөмкинлекләреннән, халыкның җанлы сөйләменнән файдаланып, әдәби тел нормаларын киң халык массасына җиткерүдә зур эш алып бара һәм күп әсәрләр иҗат итә.

            Әдибә һәр әсәрендә чорыбызның мөһим проблемаларын күтәрә, кеше бәхетен, язмышын чор белән бәйләп карый, индивидуаль йөзләре, үз характерлары  белән ачылган үзенчәлекле образлар иҗат итә һәм аларны символлар, метафорик күренешләр, әдәби детальләр, төрле төсләр, төш күрү алымнары, табигать күренешләре һәм башка уңышлы сурәтләү чаралары ярдәмендә укучыга җиткерә5.

 

 

 

 

 

 

 

 

III бүлек. Нәбирә Гыйматдинова иҗатында фразеологик әйтелмәләр

 

 

3.1 Язучы иҗатында фразеологик тезмәләр

 

            Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш йомшак була. Алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар. Бер сүз - туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә. Шуңа күрә бөтеннең мәгънәсе өлешләрнең мәгънәләренә шактый бәйләнгән була.

            Н.Гыйматдинова әсәрләрендә фразеологик тезмәләр шактый: күздән югалу, күз ташлау, өмет өзү, тел кычыту, яшь түгү, күз төшерү, дөньядан китү, ачык йөз, таш курчак, дөнья куу, хәреф чүпләү, тасма тел, гайбәт сату, кочакка чуму, керфек кагу, акылдан язу, җиңел сулау, ачу кабару, нурсыз йөз, йокы качу, тешне кысып түзү, күз йоммыйча алдашу, күз угын очыру, йодрык иснәтү, селәгәй агу, тәпи сузу, авыз да ачтырмау, аяк сузу һ.б.

            Әсәрләрнең үзләренә мөрәҗәгать итсәк, бу фразеологизмнарны шундый җөмләләрдә күрә алабыз:

             Хәзер соңгы өмет тә сүнде: ул ялгызлык белән кочаклашып юл чатында басып калды. (“Ул тугел...”, 82 бит).

             Тәминдар аны тотып-тотып карады да, гаҗәпләнеп, башын чайкады. (“Сихерче”, 93 бит).

             Хатыннар тәмләп гайбәт сатты. (“Сихерче”, 119 бит).

             Мәгәр аяк суза идем, валлаһи, туганнар! (“Сихерче”, 135 бит).

             Моңарчы ун хатын табарлар иде безнең Зәмзәмия абыстай кебек тел бистәләре булса. (“Ханым- солтаным”, 176 бит).

             -- Бер генә төнгә булса да күземнән югалып тор  инде,-- дип ыңгырашты Мөршидә апа. (“Ханым- солтаным”, 193 бит).

            Ул соңгы мәртәбә өй эченнән күз йөртеп чыкты. (“Юха елан”, 255 бит).

             Танибәк хан, сырхаулап торам дип, мәҗлестән дә баш тартты. (“Кыргый болан”, 259 бит).

             Кыска- кыска гына сүз алышкач, без тынып калдык. (“Күңелем сине эзли”, 267 бит).

             -- Шылдымы?- дип аның баш очында йодрык уйнатты Нурулла. (“Манара”, 278 бит).

            Бу мисаллардагы фразеологик тезмәләр түбәндәге мәгънәләрне бирәләр: өмет сүнү- күңел кайту, ышанмый башлау; баш чайкау- ризасызлык белдерү; гайбәт сату- юкны сөйләү; аяк сузу- үлү; тел бистәсе- телгә оста, күп сөйләүче кеше; күздән югалу- юк булу; күз йөртү- өстән-өстән генә карап чыгу; баш тарту- каршы килү, кире кагу; сүз алышу- сөйләшү; йодрык уйнату- куркыту, янау.

           Гомумән, Н.Гыйматдинованың фразеологик тезмәләрне үз әсәрләрендә чагылдыруы аның әсәрләрен тагын да ныграк баета, тулыландыра, әдәби әсәр телен үзенчәлекле һәм яңгырашлы итә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3.2 Язучы иҗатында фразеологик бердәмлекләр

 

            Фразеологик бердәмлекләрдә бәйләнеш йомшара төшә. Сүзләрнең мәгънәләре мөстәкыйль үк түгел, бөтеннең мәгънәсен алар бергә бирәләр.

            Н.Гыйматдинова үз иҗатында фразеологик бердәмлекләрне шулай ук күп кулланган: көн күрсәтмәү, телне тыю, колакка элмәү, сүз көрәштерү, күз яше кибү, утлы табада биетү, җан күккә ашу, шак кату, черек багана, дөньяның артына тибеп яшәү, теле кычыту, мөкиббән китү, йөрәк бушату, фәлсәфә кору, сүз ташы яудыру, төс качу, үлем исен сизү, телдә сандугач биетү, җанга тибү, хәсрәткә коену, кулда чыпчык биетү, сару кайнау, колакка киртләп кую, күңелгә шом салу, бот чабып көлү, аяк астында буталу, канга тоз салу һ.б.

            Бу фразеологик бердәмлекләрне әсәрләрнең үзләреннән табыйк:

            Юк, укытучының сүзләрен колагына да элмәде ул, кыз-кыркынның хихылдашуы йөрәгенә капты аның. (“Бүре каны”, 8 бит).

            -- Баштыр, анысы, сүз көрәштермим. Тик ул башта акыл гына чамалы. (“Бүре каны”, 10 бит).

            Бу сорауны ишеткәч, күрше апалар бот чабып көлде. (“Сихерче”, 91 бит).

            -- Саумы, дим? Эллэ телеңне йоттыңмы? (“Бүре каны”, 41 бит).

            Егет аның канап торган ярасына кушучлап тоз сипте. (“Сихерче”, 130 бит).

           Нәкъ шул чакта , җан актарылган, җан үрсәләнгән чакта, Тамара күренде, ул сорашмады, кызның хәсрәтен яшьле күзләреннән укыды. (“Ул түгел”, 66 бит).

            Мәгънәләренә килгәндә, бу җөмләләрдә файдаланылган фразеологик бердәмлекләр түбәндәгеләрне белдерәләр: колакка да элмәү - тыңламау; сүз көрәштерү - әйткәләшү, талашу, каршы эндәшү; бот чабып көлү- шаккатып, гаҗәпләнеп көлү; телне йоту- сөйлшәшмәү, эндәшмәү; ярага тоз сибү- үткән авыр хәлләрне искә төшереп борчу; җан актарылу- сызлану, газаплану, борчылу.

           Фразеологик бердәмлекләр әдибәнең повестьларында гына түгел,  хикәяләрендә дә актив кулланыла. Шул бердәмлекләрне мисалларны карап үтик.

           Кадыйров күпләрнең канына тоз салучы. (“Су хикәяте”, 230 бит).

           И дөнья! Кемең генә юк синең! Җан бирәсең, йөрәк бирәсең. Миләренә акыл саласың. (“Су хикәяте”, 230 бит).

           Сәбәпсез хатын ташламыйлар бит инде! Сәбәбен күзенә бәреп әйтергәме? (“Юха елан”, 245 бит).

           Өрлектәй ир-егетне гомерлек газапка төрде: агач астында калып аякларын имгәткән Фәрит, атасы йортына кайтып ауды. (“Юха елан”, 250 бит).

           Абыйсын кызганудан бәгыре телгәләнсә дә, утырып серләшергә вакыт тапмады. (“Юха елан”, 251 бит).

           Йөзе сап-сары, көзге яфрак төсле, күзләрендә нур сүнгән, иреннәре күм-күк. (“Күңелем сине эзли”, 267 бит).

           Бу фразеологик бердәмлекләрнең мәгънәләрен ачыклыйк: канга тоз салу- ачу китерү, авыр сүз әйтү, рәнҗетү; мигә акыл салу- акыллы итү, дөрес юлга кертү;  күзгә бәреп әйтү- курыкмыйча турысын, дөресен әйтү;  газапка төрү- җәфалау, интектерү; бәгырь телгәләнү- нык кайгыру, рухи газаплану; күздә нур сүнү- боегу, кәефсез булу, авыру.

           Н.Гыйматдинованың үз иҗатында фразеологик бердәмлекләрне куллануы әдәби әсәр телен үткенрәк, үтемлерәк итә. Фразеологизмнарны куллану аның әсәрләре телен халыкка якынайтучы, халыкчан итүче сурәтләү чарасы буларак зур роль уйный.

 

 

 

 

 

3.3 Язучы иҗатында фразеологик ныгымалар (идиомалар)

 

            Фразеологик ныгымаларда компонентларның аеруча нык бердәмлеге күзәтелә. Сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре тулысынча югалган була, бөтеннең мәгънәсе аерым кисәкләр мәгънәсеннән килеп чыкмый һәм еш кына фразеологизм составында архаик сүзләр була.

            Фразеологик ныгымаларны Н.Гыйматдинова үз иҗатында фразеологик тезмәләр һәм фразеологик бердәмлекләр кебек үк шактый күп файдаланган: ут белән су арасында калу, пыр туздыру, трай тибү, ләчтит сату, мур кыргыры, аяз көнне яшен сугу, балавыз сыгу, кәттә дөнья, акылны суга кушып эчү, көймәсе комга терәлү, ярты кәлимә сүз, гүр иясе, бер аягы белән гүрдә, газраил тырнагы, кара гүрләр, мөһер сугу, мәхлук җан, адәм гыйбрәте, шайтан әшнәсе, әҗәл табу, тәртәгә тибү, салам сыйрак, гайбәт чүбеге, кот алыну, кот очу, туң күчән, кибәк баш, эч пошу, мәхшәр кубу, уптым илаһи, акылдан шашу, җан тәслим кылу һ.б.

             Боларны да әсәрләрдәге мисаллардан карап үтик:

             Малай коты очып кире чигенде. (“Бүре каны”, 6 бит).

             Хатын өйалдында калтырана-калтырана балавыз сыкты, ир әче сүгенде... (“Бүре каны”, 25 бит).

             Эш урынына - түрдәге почмакка үтәргә ашыкмый, кассир хатын янына туктап, ләчтит сатарга керешә. (“Ул түгел...”, 52 бит).

             Юк! Мин сезгә ярты кәлимә дә сүз  әйтмим. (“Ул түгел...”, 74 бит).

             -- Патыйма атлы катын көнчелектән җан тәслим кылдыдыр, олан,-- дип төзәтте бөкре. (“Сихерче”, 88 бит).

             -- Трай тибә ул күсәк башы белән, Сәрвәр апа! (“Сихерче”, 92 бит).

             Сихер суы дип эчте Сабира, ай яшиселәрен, санаусыз ел яшәдедер, картаеп гүргә  иңдедер. (“Сихерче”, 112 бит).

             Шуңа күрә уптым илаһи агылмады халык, ләкин төркем көннән-көн үсә бара иде.(“Сихерче”, 150 бит). 

             Шул көннән алып Мөршидә апаның кыланышлары тәртәгә сыймый башлады. (“Ханым- солтаным”, 172 бит).

             Шуларны сөйләп ул абыйсын яшәүгә дәртләндереп җибәрмәкче иде, әллә ничек, икәү бакчага кереп утырдылар да, бер кәлимә сүз әйтә алмады ул. (“Юха елан”, 250 бит).

             Барысы да Әхсән кебек туң күчән түгелдер. (“Юха елан”, 251 бит).

             Бу фразеологик ныгымаларның мәгънәләрен ачыклыйк: кот очу- курку; балавыз сыгу- елау; ләчтит сату - юк-бар сөйләү; ярты кәлимә сүз әйтү - бераз сүз әйтү; җан тәслим кылу- җанын тапшыру, үлү; трай тибү-  юктан кызык табып бушка йөрү, эшсез, тик йөрү; гүргә иңү- үлү; уптым илаһи - тоташ килеш барын да берьюлы бергә; тәртәгә сыймау- артыгын кылану, билгеле бер тәртипләргә буйсынмау, начар юлга керү; бер кәлимә сүз- бераз сүз; туң күчән- мие каткан, зиһенсез, аңгыра, надан.

             Күргәнебезчә, Н.Гыйматдинова үз иҗатында фразеологизмнарны бик мул файдаланган. Бу әсәрләр телен, персонажлар сөйләмен образлы, тәэсирле, бизәкле итү өчен ярдәм итә. Әсәрләрендә язучының фразеологик ныгымаларны куллануы, һичшиксез, аның зур уңышы дип саныйм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3.4 Н.Гыйматдинованың әсәрләрендәге фразеологизмнарны компонентлары  буенча төркемләү

 

 

Ике компонентлы

Өч компонентлы

Дүрт компонентлы

Насыйп булу

Газраил капка шакый

Колак очына да элмәү

Дөнья түгәрәкләнү

Эч кычкырып яну

Үз савытыңа кереп утыру

Каты бәгырьле

Колакка да элмәү

Бер коедан су эчү

Каһәр яудыру

Пыран- заран китерү

Салкын акыл белән уйлау

Пошаманга салу

Маңкасы да кипмәгән

Дөньяның арт ягына тибү

Шым булу

Авыз суы корыту

Аяк терәп каршы булу

Телдән язу

Колак исе чыгару

Акылны ми тартмасына бикләү

Аңгыра бәрән

Күз белән үлчәү

Дөньяның алдына тибеп яшәү

Кот очу

Балтаны суга төшерү

Дөньяның артына тибеп яшәү

Күккә сикерү

Телгә шайтан төкерү

Ай күрде, кояш алды

Тишек борын

Җәһәннәм читенә олагу

Тамакка утлы төен бөялү

Ут йомгагы

Үрә катып йөрү

Күзләрне кара элпә каплау

Тәмле тел

Беләк буе тел

Арадан кара мәче үтү

Кулны кыскарту

Канат астына алу

Аяз көнне яшен сугу

Күз салу

Кул чугын тидерү

Күзгә ак-кара күренмәү

Кара дошман

Болытларга атланып йөзү

Тел очында эленеп тору

Аяктан егу

Тавык чүпләп бетермәслек

Иске авыздан яңа сүз

Үч куерту

Баш мие шулпалану

Дүрт күз белән көтү

Акылга сыймау

Теле телгә йокмау

Үз бәхетеңә балта чабу

Эзне суыту

Ярага пычак сызу

Гайбәт кырык чакрымга таралу

Салам сыйрак

Үзен эре тоту

Йөзгә кара болыт кану

Эредән аттыру

Авырудан баш чыкмау

Ком тавыннан инә эзләү

Кул уйнату

Күз яше түгү

Телдән бал тамызып сөйләшү

Сүз көрәштерү

Чиләгенә күрә капкачы

Күз ачып йомган арада

Баш вату

Язмыш сыртын куйды

Күзләр ут булып яну

Теш үтмәү

Җир ярыгына чуму

Җиде кат тир агу

Иҗат җимеше

Аяк астында аунау

Җанга урын таба алмау

Бәгырьне чәнчү

Коты ботына төшү

 

Сүз кату

Ярты кәлимә сүз

 

Караңгы чырай

Күңелгә шик оялау

 

Әләк ташу

Кесәдә җил исә

 

Кайнар баш

Җан тәслим кылу

 

Төпсез караш

Күңел шар яра

 

Адәм тәганәсе

Чәч үрә тору

 

Әкият сату

Бот чабып көлү

 

Тел чалару

Үз кубызына биетү

 

Җан ашау

Колак итен чәйнәү

 

Йокы симертү

Узган эшкә салават

 

Аңгыра баш

Каш астыннан карау

 

Җан бушау

Күзле- башлы итү

 

Сай акыл

Авызга су кабу

 

Каһәр суксын

Зәһәр ук очыру

 

Җен ачуы

Авызыңнан җил алсын

 

Ми тартмасы

Күзләр маңгайга менү

 

Мыскыл итү

Хаклыкның башын яру

 

Адәм кисәге

Дөньяны гөман итү

 

Кире бору

Юраган юш килү

 

Борын салындыру

Күз йөртеп чыгу

 

Кәеф кыру

Көн чырае күрсәтмәү

 

Бәхет йомгагы

Сүзне җилгә очырмау

 

Йодрык төйнәү

Авызны җыя алмау

 

Ми черетү

Ярага тоз сибү

 

Җан елату

Тел әрәм итү

 

Акылны эчү

Сүз йотып сөйләшү

 

Тел төбе

Телдән бал таму

 

Эч кытыклану

Күзгә төтен җибәрү

 

Борчак пешү

Төп башына утырту

 

Теш кысу

Йөздән кан качу

 

Сүз кыстыру

Кул сузарлык ара

 

Гайрәт чигү

Серне җилгә салмау

 

Бил бөгү

Дөнья койрыгын тоту

 

Аңны җую

Мыек астыннан елмаю

 

Балавыз сыгу

Елан кабыгына төрелү

 

Күңелгә яту

Үз туксаны туксан

 

Хәтер иләге

Уйлар өермәсендә кайнау

 

Хәреф чүпләү

Эчкә җылы йөгерү

 
     

Тамыр җибәрү

Күз- баш алу

 

Колач җәю

Керфек тә селкенмәү

 

Кибәк баш

Йөзгә кызыллык йөгерү

 

Җүләр баш

Утлы табага басу

 

Үкчәгә басу

Йөрәкне җилгә ачу

 

Авыз чайкау

Турыдан ярып салу

 

Кырт кисү

Эчкә ут йөгерү

 

Сатлык җан

Адәм рисваена калу

 

Сырт кабарту

Колакка киртләп кую

 

Эч пошыру

Күңелгә салып кую

 

Сөйкемсез сөяк

Бәхеткә кул сузу

 

Ут борчасы

Колак итен ашау

 

Сүз кузгату

Түбә күккә тию

 

Коелып төшү

Өмет канат җилпи

 

Уй йөртү

Канга тоз салу

 

Авыр тынлык

Мигә акыл салу

 

Кан дошманы

Дөньядан кер әзләү

 

Колга буй

Тамакка таш тыгылу

 

Бәгырь чәнечү

Күзгә бәреп әйтү

 

Күз тозландыру

Гыйшык ятьмәсе үрү

 

Күңел кайту

Өметкә шайтан төкергән

 

Ачу кайнау

Бер кәлимә сүз

 

Җелекне киптерү

Энәсеннән җебенә кадәр

 

Җәһәннәм оясы

Сүзне үлчәп сөйләү

 

Бәгырь актарылу

Каш- күз җимерелү

 

Таш курчак

Серкәсе су күтәрми

 

Санга сукмау

Вөҗдан газабы кичерү

 

Тере җәфа

Башка тай типмәгән

 

Аякка бастыру

Авызыңнан җил алсын

 

Авыр сүз

Сөйкемле сөяген табу

 

Ис китү

Күздә нур сүнү

 

Авыз еру

Үлем тырнагын батыра

 

Шау-шу кубу

Ике дә уйламау

 

Кәеф кырылу

Йөрәк жу итү

 

Баш тарту

Ләм-мим сүз сөйләмәү

 

Сукмак яру

Йодрыкны эшкә җигү

 

Күзгә ташлану

Җанны учка кысып

 

Нәзберек җан

Тавык мие эчкән

 

Телне йоту

Бәхетне ташка үлчәү

 

Җан керү

Тораташ булып кату

 

Йөрәк канау

   

Тәм табу

   

Җан көеге

   

Гарык булу

   

Җиде ят

   

Баш чайкау

   

Карт җен

   

Оҗмах ачкычы

   

Шайтан алгыры

   

Ләчтит сату

   

Җан ату

   

Үләксә чыпчык

   

Ач бет

   

Сүз куешу

   

Кылыч борын

   

Бәгырь кисәге

   

Юкка чыгу

   

Акыл тарау

   

Акча тамызу

   

Телгә алу

   

Җелеккә үтү

   

Үзәк өзелү

   

Сөйгән яр

   

Җәфа чигү

   

Күңел салу

   

Йодрык янау

   

Ялагай төлке

   

Күз уйнату

   

Кире беткән

   

Тавыш куптару

   

Кырт кисү

   

Борын чөю

   

Күз тию

   

Сүз кушу

   

Пәйда булу

   

Авызны томалау

   

Акыл өйрәтү

   

Җан өшетү

   

Тозак кору

   

Таз баш

   

Сират күпере

   

Карт ишәк

   

Җүләр бет

   

Ваз кичү

   

Аваз салу

   

 

Тәмле сөягем

   

Җан актарылу

   

Ачы язмыш

   

Йодрык иснәтү

   

Өнсез калу

   

Карак дуңгыз

   

Гайрәт чәчү

   

Ачу кабарту

   

Калай баш

   

Күңел болгану

   

Колакка киртләү

   

Күз сирпү

   

Алдакчы сыңары

   

Тешне кысу

   

Авыз итү

   

Баш тарту

   

Тәре баш

   

Якты чырай

   

Эзгә басу

   

Сабыр казаны

   

Пыр тузу

   

Чүпрәк баш

   

Баш калкыту

   

Өмет сүнү

   

“Ә” дигәнче

   

Хәтер ияге

   

Колак салу

   

Вафат булу

   

Кара йөрәк

   

Баш җитмәү

   

Рәнҗеш ташы

   

Мәхшәр кубу

   

Трай тибү

   

Фәлсәфә сату

   

Хәтергә салу

   

Батыр йөрәк

   

Җан көеге

   

Телгә салыну

   

Кычытмаганны кашу

   

Баш калкыту

   

Кулга төшерү

   

Сәгате сугу

   

Җан бирү

   

Телдән куймау

   

Тел тибрәтү

   

Баш бирмәү

   

Кара пәри

   

Күңел болгату

   

Кысыр бет

   

Зиһен чуалу