История школы деревни Киекле

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Исследовательская  работа на тему:

                       “Мәгърифәт нуры иңгән Киеклем...”

                                  (история школы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бильданова Алина

МБОУ “Бурметьевская СОШ Нурлатского муниципального района РТ”,10 класс

 

 

 

                                  Научный руководитель:

                                                 Абдрахманова Гузалия Хуснутдиновна,

                                                 учитель татарского языка и  литературы

 

 

    Эчтәлек:

 I.Кереш.                                                                          

 II.Төп өлеш.    Мәгърифәт нуры иңгән Киеклем...

1.Киекле мәктәбе оештырылуга  103 ел       

 2.Киекле халкының мәгърифәткә  омтылуы         

 3.Киекле авылында мәктәпләр оештырылу һәм аларда уку торышы

4.Беренче агач мәктәп  бинасын төзү һәм  җидееллык мәктәп оештыр

  5. Яңа мәктәп бинасын төзү һәм укулар оештыру

6.Киекле урта мәктәбе оештырылу

  III. Йомгаклау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   I.Кереш.   

                                                                           Һәр нигезнең,һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар,киткәне бар...

Горур сүз әйт,сорасалар:

Ни кавемнән?Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

                                                                                              (Р.Фәйзуллин)

Мин  10 нчы класс укучысы. 10 ел Киекле урта мәктәбендә укыйм. Минем һаман да хәтеремдә беренче тапкыр мәктәп ишегалдына атлап керүем. Ул дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта сөенечле мизгел иде. Мин әниемә-әтиемә  рәхмәтлемен мине  нәкъ менә шушы мәктәпкә укырга керткәннәре өчен , мәктәп хэзерге вакытта минем өчен икенче өем булып җитеште.

Минем өчен мәктәп - ул иң якты һәм онытылмас мизгелләр барлыкка китергән җир. Мәктәптә  генә иң якын һәм  тугъры  дуслар, тәүге мәхәббәт һәм  кешеләргә хөрмәт хисе барлыкка килә. Минем мәктәбемдә генә иң ихлас, мәрхәмәтле, ачык һәм без яраткан укытучылар эшли кебек тоела.

Минем мәктәбемнең тарихы бик бай.Уку йортыбызның бик матур үткәне ,хәзергесе бар,киләчәге дә өметле мәгърифәт учагыбызның.

Мин үземнең эзләнү эшемне Киекле мәктәбенең тарихын өйрәнүгә багышладым һәм түбәндәге бурычларны билгеләде:

1. Киекле авылында мәктәпләр төзелү турында мәгълүмат туплау.

2.Авылдашларымнан мәктәп турында  мәгълүмат туплау  һәм  эзләнүне эшләре алып бару.

3.Мәктәп турында булган тарихны туплап ,киләчәк буынга тапшыру.

4.Мәктәбебез һәм аның үткәне белән горурлану,ватанпәрвәрлек хисе  тәрбияләү.

II.Төп өлеш.    Мәгърифәт нуры иңгән Киеклем...

          1.Киекле мәктәбе оештырылуга  103 ел       

       1 сентябрь 1910 нчы елда Киекле авылында мәктәп ачыла. Мәктәп авыл халкының матди ярдәме белән Рәхилә Кадырова тарафыннан ачыла. Мәктәптә дин һәм фән сабаклары укытыла. Дәүләт мәктәбе булмаганга, ул бер генә архив документына да кертелмәгән. Ләкин мәктәп мөдире һәм мөгаллимәсе Рәхилә Кадырованың сеңлесе үз кулы белән язып калдырган һәм шушы мәктәптә укыган укучыларның дәлилләүләре, чыннан да ,Киекле авылында 1910нчы елның сентябреннән фән укыту мәктәбе ачылуын раслый.    

    Кадырова  Ркыя Оренбург  өлкәсе  Каргалый  шәһәрендә  1904 нче елда туган.Кече  яшьтән  Казан губернасы Чистай  өязе Иске Чаллы волосте Киекле  авылында үскән.         1911  елда үзенең  апасы Рәхилә  җитәкчелегендә Киекледә  укый  башлый  һәм  1917 нче  елда  7  класс бетереп  чыга.

            Мөгаллимә Кадырова Рәхиләдә  укып белем алган, аның укучылары  булган Габделганиева Фәрвәзә,ӘһлиуллинаМәрзия, Нуруллина Мәрхәбә, Хазимуратова  Камалия, Юсупова Мәгъмүрә, Махмутова  Бисалларның сөйләп,балаларына яздырып  калдырган истәлекләре дә Киекле  авылында 1910 нчы елда дин белән  беррәттән фән дә укытыла торган  мәктәп ачылуы турында шаһитлык  бирәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

       2.Киекле халкының мәгърифәткә  омтылуы

       Һәркемгә мәгълүм булганча , бик  борынгы заманнардан ук төрки  халыкларында язу булган ,  рун  алфавитын кулланып язылган үрнәкләр  бүгенге көнгә  кадәр ерак бабаларыбызның  мәгърифәткә омтылышлы булуларын  сөйли. Ә инде ислам дине дөньяга  тарала башлау белән, ул  Болгар  иленә дә үтеп  керә, һәм 1300 ел  элек болгар җирендә балаларны  гарәп алфавиты буенча  хәреф  танырга өйрәтү башлана. Һәр татар  авылында, шәһәрләрендә барлыкка  килгән мәхәлләләрдә    мәдрәсәләр  төзелә,  аерым  йортларда балаларны  Коръән укырга, аны күчереп язарга  өйрәтә башлыйлар , ягъни җәмгыятьнең  таләбе буенча  һәр татар кешесе  укый-яза белергә тиеш була.

Шулай итеп, ерак гасырлардан кергән гадәт – укырга-язарга өйрәнү, мәгърифәткә  омтылу безнең халыкта  бик күп күренекле ,  гасырлар буе дөньяга таралган атаклы мәгърифәтчеләрне барлыкка китерә.

 Бу  агымга, билгеле ,Киекле кешеләре  дә кушыла,  белемгә омтылу  көчле булып , төрле мәдрәсәләрдә  укырга этәрә .  Үз авылыбызда  да төбәгебезнең атаклы имамнары-мөдәррисләре  эшләгән.  1500нче елдан  1920 елга  кадәр эшләгән  Киекле халкына мәгълүм булган  бабаларыбыз  Нәмәткол, Дәдәткол , Җәдит, Иманкол , Яһүди, Йосыф ,Хөсәен,Хәлит,

 Ибраһим,Әхмәт,Зәйнетдин,Фәсхетдин,Хаммат,Хәкимәт,Шәһивәли,

Бәһәветдин,Бәдретдин,Габдулла,Гомәр,Габделҗаббар,Әхмәтҗан,

Мөхәммәдзакир,Мөхәммәдкәрим һәм башка бик күп укымышлы кешеләрен санап була. Илгә нинди генә афәтләр килсә дә:  сугышлар , чукындырулар , ачлыклар, янгыннар, инкыйлаб газаплары, көчләп колхозларга кертү, авылның затлы,  уңган  бай кешеләрен кулак дигән кушамат тагып төрмәләрдә черетү, салкын Себерләргә  куып-төяп озату һәм башка җәфалар да безнең авыл кешеләренең , бөтен татар халкы кебек үк укырга, белемгә омтылыш ялкынын сүндерә алмыйча , яктылыкка-укымышлылыкка омтылып яшәү өчен көч табарга Аллаһы ярдәм итә.

          Патша Россиясе татар авылына  аеруча әһәмият итмәгән. Шулай  да  татар авылында да белемгә  омтылучы кешеләр булган. Мәсәлән , Киекле авылы кешесе Кадыров  Әхмәткәрим  үзенең балаларын  белемле итү  турында хыялланган .Ул егерме биш ел патша армиясендә хезмәт иткән. Рус халкы белән аралашкан. Үзенә максат итеп, нинди генә авырлыклар аша булса да , балаларына белем бирүне куя.

           1897 нче елда үзенең гаиләсе  белән , әйберләрен атка төяп , Оренбург шәһәренә китә.Ул бик зур тырышлык белән Оренбургта укытучылар әзерләүләр курсына  үзенең Нәсибулла исемле улын урнаштыра.Калган балаларын да белемле итәргә тырыша, шәһәр буйлап йөри. Иптәшләре аңа Оренбургтан 18 км ераклыктагы Каргалы авылында мәдрәсә барлыгын әйтәләр, балаларын  шунда  илтергә киңәш итәләр. Ул Каргалы авылына килә, балаларын мәдрәсәгә укырга урнаштыра , үзе мәдрәсәгә каравылчы булып яллана.Шулай авырлыклар күреп булса да , балаларын белемле итә. 

         1909 нчы елда Кадыровлар гаиләсе  Киеклегә кайта. Аның балалары- Кадыров  Нәсибулла һәм Кадырова Рәхилә - 1910нчы елдан балалар укыту  эшенә керешәләр. 1910 нчы ел Киекледә  мәктәп ачыла .1910 нчы елдан  1918 нче елга кадәр , дин һәм фән  сабаклары укытып , ике урында  кызлар мәктәбе эшләп килә.

        Бу мәктәпләрдә 150 бала укый. Кадырова  Рәхилә янына, Казаннан укытучылар  курсын тәмамлап,Гайнуллина Нәзирә  килә. Ул яңача, сул җәдит белән  кызлар укыта. 1918 нче елга кадәр  Киекле авылында балаларга белем  бирә. Шул вакытта Кизләү авылында  да мәктәп ачыла.Шул чор Кизләү  кешесенең язмасы кулыма эләккәч,күрше  авылдашларыбызның мәктәбе кайчан  ачылуы турында аныклык биреп  китәсем килә.Менә ул язудан  бер өзек:“ 1915 нче елларда Кизләү  авылында Кизләү тарихында беренче  булып, татарларны рус теленә  өйрәтү өчен русча-татарча мәктәп  ачыла.  Мәктәп Киекле ягындагы  Вәләхмәт мулланың мәхәлләсе  мәчете янында ачыла. Беренче  укытучы Габитов, Губайдуллин Якуб  Сөләйманович(Кизләү кешесе)була. Мәктәп 1915-1917 нче елларда өч ел эшли. 1917 нче елгы февраль революциясе  көнне –җомга көнне, патша төшерелгәч ,4 мәхәллә картлары да,җыелып, җомгадан  соң мәктәпне басып  алалар, Якуб  качып котыла.

   Аның  сандыгын ватып тәре эзлиләр. Сандыкта бары уку әсбаплары  гына булып, башка әйбер таба  алмыйлар. Киекледән бу мәктәпкә  йөреп укучылар: Мавлютов Гали, Гафиятуллин  Ибраһим, Хайруллин Гата, Сафиуллин  Галиулла, Яруллин Нафигулла, Кизләүдән- Бахтияров Мәхмүт, Сабиров Гали  һәм Усманнар була.

  Мәктәптә  Коръән, русча букварь укытыла  торган була, әйберләрнең исемен  язып өйрәнә торган булганнар.”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3.Киекле авылында мәктәпләр оештырылу һәм аларда уку торышы

   “Бөтен  Урта Идел буендагы кебек ,патша  хөкүмәте урындагы урыс  булмаган  халык  арасында руслаштыру,христианлаштыру  һәм милли изү политикасы үткәрә,аларның  экономик һәм мәдәният үсешен  туктатырга тырыша.

     Милли районнарда мәктәп мәгарифенең  үзенең характер үзенчәлеге була.Аларның  иң олысы булып  урыс булмаган  халыкны  патша хөкүмәтенең руслаштыру  һәм христианлаштыру политикасын  мәктәп мәгарифен куллану юлы  белән үткәрү тора”.(В.А. Ендиряков)

            1917 елда Россия җәмгыяте тузылып, империя   чәлпәрәмә килеп таркалгач  та,Чистай кантонында укытучылар  әзерләү курсы оештырыла. Бу курсларда  татар авылларындагы мәхәлләләрдә (Мамадыш, Тәтеш, Мурзиха, Октябрь, Корноухово) укыту өчен укытучылар әзерләнә  башлый. 1917 елның  көзендә Киекле  авылында да  төрәк мәктәбе  эшен дәвам итә. Бу мәктәптә  укытучылар итеп, бу курста укыган 10 кеше билгеләнә. Авылда ул вакытта 4 мәчет эшләп килгән , һәм шул  мәчетләрнең мәхәлләләрендә бай  авыл кешеләренең  зур йортларында 4  мәктәп эшли.  Бу укыту  системасы 1923-1924нче елларгача саклана.  Укыту гарәп графикасы буенча  оештырыла. Дәрес дәвамы тиешле  бервакыт белән билгеләнмәгән  була, ул 25,30,50,60 минутка да сузыла. Бу мәхәллә мәктәпләренә бик  аз сандагы, бигрәк тә авылның  тазарак хәлле кешеләренең балалары  гына тартылган.

Укучыларга утырырга  парталар, өстәлләр һәм язу такталары булмаганга, идәнгә утырып укыганнар.  Китап, дәфтәр, ручка, карандаш булмаганга күрә, укучылар, язу әсбаплары итеп ,зур-зур грифель такталары күтәреп йөргәннәр. Укытуны ике  өлешкә бүлеп оештырганнар: төшкә кадәр дин сабагы, төштән соң  фән өйрәтелгән.

-   Беренче мәхәллә хәзерге югары  оч мәчете каршысындагы Нуруллин  Кәлимуллалар урынында булган. Монда  башлангыч классларда фәнне Бәширов  Мәхмүт дигән укытучы укыткан.

-    Икенче мәхәллә Гафиятуллин Галиуллалар тыкрыгы башында,Чирмешән елгасы буенда урнашкан була. Бу мәхәлләнең фән укытучысы Бәширов Хәйдәр (Карасу авылыннан) булган.

-   Өченче мәхәллә кибет каршындагы  балалар бакчасы урынында була. Бу мәхәлләдә фән  укыту эшләрен  Юнысов Нәҗип, Бикушова Хаят, Акбурзина  Зәйтүнә, Диярова Зәйнәп алып  бара, ә дин дәресләрен Фәсхетдинов  Хәйрулла укыта.

-  Дүртенче  мәхәллә Әхмәтов Харрас абыйлар  урынында була, бу мәхәлләдә фәнне  Сираҗетдинова Зәйтүнә укыта.

        1919 елның   җәйге эссе көнендә  авылда каты янгын чыга,  көчле  җилдә авылның яртысыннан күбесе  янып бетә, янгын вакытында  йортлар,  каралты-куралар һәм аерым өйләрдә  урнашкан мәхәллә башлангыч белем  бирү мәктәпләре дә яна.

        1919 елда авыл уртасына ирләр мәдрәсәсе салына. Бу мәдрәсәдә  ир балалар укытыла башлый, мәдрәсә ачуны халык бик шатланып каршылый, бәйрәм итә,  чөнки  дин белән беррәттән  фәнне өйрәнүгә дә күп вакыт һәм әһәмият бирелә башлый. Күпчелек ир балалар   мәдрәсәдә белем алу теләгенә ирешәләр. Монда укытучы булып Мәсгутов Хәбибулла, хәлфә булып Минһаҗ  эшләгәннәр.  

1922-1923нче  елларда балаларны аерым авыл  кешеләренең йортларында укыту  дәвам итә, дүртенче мәхәллә укучылары  Калимуллина Гәндәлиф- Калимуллин  Галиулланың әнисе – йортында  укыйлар. Укытучы Мортазина Фатыйма  була. Өченче мәхәллә балалары  Мәхмүтова Нургаян йортында укыйлар. Укытучылары Мөхәммәтшина Мәсәния  була.

Икенче мәхәллә балалары Мусин Вафа йортында укыйлар.

Шулай ук 1919-1923 елларда Яруллин Кәлимулла өендә укулар бара. Анда Карасу кызы Хәдичә апа укыта.

         1924-1925 елларда авыл халкының тормышы  бераз җайлана һәм белемгә  омтылыш сизелерлек арта. Аерым  өйләрдәге мәхәлләләрдән тыш  гомуми рәвештә уку өчен мәктәп  кирәклеге авыл аксакалларын  борчый башлый. Бу мәсьәлә 1924 елны  Рожков боярының амбарын (хәзерге  Замалетдинов Салих   абыйлар  урынына) мәктәп бинасы итеп күчереп  кую белән хәл ителә. 

Инструкция

Мөселман халкы арасында дин белемен укыту буенча

9 июнь 1924 елгы ВЦИК президиумының постановлениясен тормышка ашыру турында.

1.01.1918 елгы СНК  РСФСР  ның декреты белән гомуми кагыйдә  буларак беркетелә:

-Динне бары тик 18 яшьтән  алып өлкән яшьтәге кешеләр  өчен генә укытырга.

-Төрки халыкларның үзенчәлекләрен  исәпкә алып ВЦИК президиумы,9.06.1924 елгы (протокол №18) постановлениесендә,дини  белемне укытуда мөмкинчелек  тапты һәм мөселман динен мәчетләрдә  укытырга  I  баскыч мәктәпнең  тулы курсын тәмамлаган (дүртьеллык) һәм 14 яше җиткән кешеләргә рөхсәт  итәргә.

     Бу постановлениене  үстереп ,б) пункты § 1 буенча мәгариф  халык комиссары һәм ТССРның  эчке эшләре  җитәкчесе билгели:

7.Барлык уку пунктлары  да волисполкомда һәм кантоннарда  КОНО (Кантонный отдел народного  образования) ,Казан шәһәрендә  Главсоцвос ТНКП да регистрация үтәргә тиешләр

8.Бу инструкциянең катгый үтәлешен авыл советлары ,волость советлары ,КОНО һәм Главсоцвос  ТККПларга  йөкләтелә.

Мәгариф халык комиссары ,АТССР Ахмадиев,

Наркомвнудел ТССРның урынбасары Айсин

(КГБ РТ архивы  Ф.4. ОГ..1. Д 88.Л.62)





     

   Бу  мәктәптә укытучы булып, Гөбәйдуллин  Сәлим та эшләгән. Монда укытулар  ике сменада алып барылган, кыз  һәм ир балаларны бергә укыту  тәртибе  кертелгән. Укыту  дәрес  формасында булып, дәрес дәвамы  45 минутка исәпләнгән була. Бу  елларда авыл халкының  белемгә  омтылышы зур булса да,уку-укыту  өчен кирәкле шартларны тудыруга  авыл кешеләренең көче җитми, шуңа күрә мәктәп бинасының  эче  тиешенчә җиһазландырылмаган  була, утыру өчен парталар җитми, укучылар өчен кирәкле дәреслекләр, әдәби китаплар, дәфтәрләр, ручкалар  бөтенләй диярлек булмый. Бары  тик 1928-1929 елларда гына хөкүмәт  мәктәпләрне парталар һәм         уку-язу әсбаплары белән тәэмин  итә башлый.

       1930 елны авылга Иске Чаллы авылыннан  Лукъянов байның йортын мәктәп  итеп кайтаралар һәм авылыбызның  хәзерге Нургатиннар яши торган  урынга ишекләрен  Чирмешән елгасына  каратып ,3 класс бүлмәсе итеп урнаштыралар, ишегалды Чирмешән ярына кадәр яшел чирәм, елга буенда утын сарайлары ясап куелган иде. Бу мәктәптә Закиров Шәриф Шарафович , Калмурзина Мөгибә, Мусин Кариб, Мусина Асия ,Нуруллина  Мәрхәбә һ.б. укытучылар укыталар.   

     1950 елларда мәктәпкә математика  укытырга Кизләү авылыннан Юсупов  Ш.М. гаиләсе белән күчеп килгәч, бу бинаның бер бүлмәсе аңа  торак итеп билгеләнә, 1966 нчы елларда  мәктәпкә татар теле укытучысы  Гайнуллина Нәркәс апа кайткач, тагын бер бүлмәсе аңа торак  итеп бирелә.

      1933 нче елда агачтан төзелгән  иске мәктәп бинасын 1975 нче елларда сүтеп алалар һәм аның урынына , 2 этажлы ясап ,Кавказ ягыннан килгән ялланып эшләүче кешеләр бина салалар. Ләкин бинаның нигезе начар салынган була,шуңа озак та тормыйча бина сүтелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

4.Беренче агач мәктәп  бинасын төзү һәм  җидееллык мәктәп оештыру

1930 елда  Киекле авылында яңа мәктәп  салу бурычы куела. Авыл халкы     1931 елны урман кисә һәм агач  ташый. Мәктәп салу өчен, бурачыларны  һәм эшчеләрне читтән яллыйлар. Дәүләт  бер мең сум акча  бүлеп бирә. Мәктәп салу 2-3 елга  сузыла, чөнки һәр эш кулдан  башкарыла.

Бу бурычны үтәү өчен , иң элек укытучылар кирәк була.Киекле авылыннан бер төркем яшьләрне Чистай шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсларына җибәрәләр.

1933-1934нче  уку елыннан яңа бинада башлангыч  мәктәп эшли башлый,шул ук елда   Киекле авылы тарихында беренче  тапкыр  башлангыч мәктәп җидееллык  мәктәпкә әверелә.

Моңа кадәр  Киекле башлангыч классларын  тәмамлаган укучылар укуларын Кизләү җидееллык мәктәбендә дәвам иткәннәр,  ә инде 1935нче елда Кизләүдә урта мәктәп  ачылгач, Киекле балалары да шунда укып урта белем алганнар.

Бу елларда Октябрь районының Кизләү, Колбай Мараса авылларында татар урта, Якушкино авылында рус урта мәктәпләре генә эшләгән. Барлык тирә-як   авыллардан җиде класс белем алган балалар якынрак булган шушы урта мәктәпләрдә укып өлгергәнлек аттестатлары алганнар.  Авылга җидееллык мәктәп салу авыл халкы, авыл балалары өчен әйтеп бетергесез зур шатлык булган. Бу мәктәптә беренче директор Мостафин Гаяз була, соңрак аны 1902нче елда туган, бик укымышлы, булдыклы Киекле кешесе Мортазин Вәгыйз алмаштыра.                                                                     

1939нчы  елның 24 сентябрендә Киекле башлангыч  мәктәбе мөдире булып Җаббарова  Гәйшә билгеләнә, бу вакытта мәктәптә  уку-укыту процессы латин графикасы  буенча бара, дәфтәр, китап, карандашлар  җитешми, шуңа күрә укучылар нинди  кәгазь табалар, шуңа яза торган  булалар, иске газета, иске китап  битләренә, иске журнал  битләренә  язганнар, язу карасын да мичтән кырып алган гади кырымны суга бутап ясаганнар. Мәктәпләрне ягарга утын булмау сәбәпле ,кыш көне мичләр ягылмаган, шуңа да класс бүлмәләрендә чиксез суык булган, хәтта  су белән ясалган язу каралары бозга әйләнгән, балалар дәрестә  өс киемнәре белән утырганнар, куллары өшегән ,язу яза алмаган очраклары күп булган.

1939 елның 28 октябрендә мәктәпне тулы булмаган  урта мәктәп итеп үзгәртәләр, аның директоры Җаббарова Гәйшә  була, аны ,1940 елның 11 гыйнваренда райздравка  мөдир итеп күчерү сәбәпле ,директор  вазыйфасыннан азат итәләр ,һәм  Хөснетдинов Шәфикка директор  вазыйфасын йөклиләр.

1940 елның 13нче февраленнән алфавитны кирилицага  күчерү сәбәпле, мәктәп  приказлары  да латинча язылудан туктый.

1940 елның 5 маеннан Киекле тулы булмаган  урта мәктәбен Юсупов Н.Ю. җитәкли. Мәктәптә 1-7 класс укучылары укый.

         1942 елдан мәктәп директоры итеп, Әминова Гәдәния билгеләнә, ләкин  ул бик аз эшли. 3 август 1942 елдан  Диндаров Х. мәктәп директоры  итеп билгеләнеп куела.

1944 елның 8 августыннан мәктәп директоры  итеп,   татар теле  укытучысы  Ураев Шәриф Шәрифович билгеләнә  һәм ул 1947нче елның 18 маена кадәр  эшли.

1944нче  елның 1 сентябреннән Киекле тулы  булмаган урта мәктәбе  Киекле  җидеелык мәктәбе диеп атала  башлый.

1947 елдан  Мортазин Вагыйз Мортаза углы  Киекле җидееллык мәктәбе директоры  итеп билгеләнә.

1950-1951нче  уку елында җидееллык  мәктәпнең 13 классында барысы 394 укучы белем  ала.

                                  

 

 

 

 

 

       

         5. Яңа мәктәп бинасын төзү һәм укулар оештыру

1966нчы  елда 320 урынлы яңа мәктәп салу  турында карар кабул ителә,һәм 1нче сентябрьдән  төзелеш эшләре  башлана. Гомәров Гариф бульдозер  белән булачак мәктәп мәйданын  тигезли. 18 сентябрьдә Файзуллин  Галимҗан  трактор белән мәктәп  бинасының фундаментына чокыр  казый.  5-6 октябрь көннәрендә трактор һәм  автомашиналар белән фундамент салу өчен ком ташыйлар.  1967нче елның июнь һәм июль айларында Таһиров Әсләм һәм Таһиров Хәмәтсалих җитәкчелегендә 7 класс укучылары  бригадасы- Мухутдинова Роза, Гарифуллина Рәйсә, Галиуллина Чәчәк, Хасаншина Минзария, Билалова Рина, Мухаметова Чәчәк, Садыков Һадый, Абдулвалиев Шәфигулла һ.б.- 400 м3 күләмендә  булачак мәктәпнең нигезенә бетон  салуда эшлиләр.

          1968 елның 13 апреленнән мәктәпнең стенасын  өя башлыйлар.

          1969-1970нче уку елында Киекле сигезьеллык мәктәбендә 25 укытучы, 523 укучы, 17 класс-комплект була. Укучылар ике сменада укыйлар.

1970-1971нче  уку елында барысы 622 укучы укый.1971нче  елда яңа мәктәп төзелешендә  эчке буяу эшләре башкарыла. Бу  көз бик пычрак килә ,һәм икенче  октябрьгә кадәр тоташ яңгырлар  ява, һава температурасы +70 була. Шундый һава шартларына карамастан, укытучылар укучылар белән бергә иртәдән кичкә кадәр, вакытларын һәм көчләрен  кызганмыйча ,иске мәктәптән яңа мәктәпкә уку-укыту җиһазларын, мебельләрне күчереп ,кабинетларны бизәп, яңа мәктәпкә күчү тантанасына әзерләнәләр.

27 ноябрь 1971 ел көнне Ульянов исемендәге  колхоз правлениесе һәм парткомы  чакыруы буенча партиянең район  комитеты, Норлат шәһәре учрежденияләре, җәмгыять оешмалары, мәктәп, колхоз  җитәкчеләре Киеклегә мәктәп  ачу тантанасына җыелалар. Көндезге  сәг. 12дә Киекле авылы клубында  тантаналы җыелыш башлана.

Беренче сүз белән мәктәпне төзетүче- Ульянов исемендәге колхоз рәисе- Калимуллин Халиулла Калимулла углы -тантананы башлап җибәрә.

1971 елның 30нчы ноябрендә  яңа мәктәптә  укулар башлана.

 

          6.Киекле урта мәктәбе оештырылу

1975 елның  июнь   аенда Татарстан АССР  Министрлар Советы  карары нигезендә  Киекле сигезьеллык мәктәбе Киекле  урта мәктәбе дип үзгәртелә. Шул елны мәктәптә 3 тугызынчы класс оештырыла. Укучылар Киекле, Үрнәк һәм Богдашкино авылларыннан җыелды. 9нчы класс җитәкчеләре итеп, түбәндәге укытучылар билгеләнде:

- Абдуллин  Набиулла Хәйрулла углы – физика  укытучысы;

- Динмөхәммәтова  Алсу Хабибулла кызы – рус  теле укытучысы;

- Насыйбуллин  Әсхәт Әхмәдулла улы-тарих укытучысы.

1976-1977 уку  елында Киекле урта мәктәбе  беренче тапкыр 10 еллык белем  дәрәҗәсендә  чыгарылыш ясады. 84 укучы өлгергәнлек аттестаты  алдылар.

       1910 нчы елдан башлап ,бүгенге көнгә кадәр мәктәптән җидееллык белем белән 450 укучы, сигезьеллык белем белән 1471 укучы, тугызьеллык белем белән 291 укучы ,урта мәктәпне 1494 укучы тәмамлап чыккан.

    Урта белем бирү мәктәбен 8 укучы алтын,15 укучы көмеш медальгә укып чыктылар,1994-95 нче уку елыннан 70 укучы район олимпиадаларында төрле фәннәрдән I-III урыннар алдылар. 93 укучыбыз укытучы профессиясен алды,308  укучы югары уку йортларын, 410 укучыбыз махсус урта белем бирү учреждениеләрен тәмамлавы билгеле булды.Алар үзебезнең авылда һәм башка төбәкләрдә эшлиләр.

      Мәктәпнең бүгенге көне дә күңелне шатландыра.2013-2014 уку елында 120 укучыга 21 укытучы,шуларның 19 се югары белемле,2 се хәзерге вакытта югары уку йортларында белем алучы белгечләр. Бүгенге көндә мәктәбебездә 4 компьютер классы бар,7 интирактив такта һәм 4 мультимидияле проектор дәресләрдә укучыларыбызның төп ярдәмчеләре булып торалар.

    2009 нчы елның сентябреннән мәктәбебездә туган якны өйрәнү музее эшли башлады.Музей Советының рәисе итеп, Абдуллин Н.Х. билгеләнде,музей җитәкчесе  Халитова З.В. тарафыннан экспонатлар тәртипкә китерелде,учетка алынды,күп кенә әйберләр белән тулыландырылды,зәвык белән бизәлде,кирәкле материаллар тупланып, Казанга озатылды.Музейда бүгенге көндә барысы 450 экспонат бар.2010 нчы елның 18 нче мартында Татарстанның музейларны паспортлаштыру үзәге тарафыннан Киекле мәктәп музееның теркәлүе турында таныклык кайтты.Шулай итеп,2010 нчы елның 18 нче марты авыл тарихында беренче музей ачу көне диеп санала.

      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

/

 

 

 

 

 

 

 

       III. Йомгаклау

       Киекле мәктәбенең бүгенге көндә уңышлы эшләп килүе- һәр укытучы,әти-әниләрнең,укучыларның уртак шатлыгы,бергә яулаган үрләре ,дип уйлыйм мин.Үзеңнең эшләп тапкан җимешең генә татлы була бит ул.Меңьяшәр Киекленең киләчәге дә өметле,авылыбызда  хәзер 480 хуҗалык исәпләнә,ләкин авылыбыз елдан-ел зурая,яшь гаиләләр яңа йортлар төзиләр,авылыбызда сабыйлар тавышы тынып тормый. Димәк,авылыбызның мәгърифәт учагы- мәктәбебезнең киләчәге өметле,бездән соң яңа буын вәкилләре дә килеп белем туплаячак әле монда.Ә минем бу эшем   киләчәк  буын  өчен башлангыч булсын,шуңа нигезләнеп  укучылар тирәнрәк эзләнү эшләре алып барсыннар,дигән теләктә калам мин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.“Гасырлар авазы” журналы №1,2 1999 ел

2.Е.А.Ендиряков “История Егоркинской волости Чистопольского уезда Казанской губернии       (с середины XVII   века до 1930 г.).Елабуга ,1994 .

3. Материалы по истории татарского народа.М.Х.Хасанов,М.З.Закиев, С.Х.Алишев, Ф.И.Урманчеев. Казань.1995

4.Солтанбәков Б.Ф.,Харисова Л.А.,Галямова Ә.Г.  “Татарстан тарихы.20 нче гасыр”.”Хәтер” нәшрияты.1998 ел.

5.Татар халкы һәм  Татарстан тарихы.Р.Т.Фәхретдинов.Казан.2001

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Приложение

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                             Рәхилә Кадырова

 

          

.

       Мәсгутов Хәбибулла 

 

          

1933 нчы елда салынган мәктәп бинасы

 

                    

           

 

 

                                                                       

 

 

 

 

 

                                                                        Муртазин Вагыйз

 

 

 

Мәктәп укытучыларыннан бер төркем.Сулдан уңга:2.  Вафин Нуриәхмәт абый малае ,3.Ләлә Мортазина,4.Никар Гафурова,5.Евдокия Владимировна Романова,6.Шәмсия апа,7Яруллина Зәйнәп Абдулловна,8.Камил Ганиев,9.Марат Гарифуллин ,10.Юсупов Шәйхетдин Махмутович,11.Юсупова Бәнат.1956 нчы ел

 

 

 

                                                                              Яңа мәктәп нигезен салу

 

1971 нче елда  төзелгән Киекле урта мәктәбе

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа мәктәптә чыгарылыш кичәсе

 

Укытучылар коллективы .1976 нче еллар

Сулдан уңга: 1нче рәт :Исхакова Октябрина (математика ),Хуснутдинова Тәскирә  (башлангыч класс ),Мухаметшина Шәмсия  ( башлангыч класс ) ,Абдуллина Зәйнәп (математика) ,Ягудина Мәгүзә  (хезмәт) ;

2нче рәт:Аглиуллина  Галия  (пионервожатый ),Аглиуллина  Роза  (география )  ,Галлямова  Ралия  (секретарь),Файзуллина  Әминә   (математика  ),Сафиуллина  Разия  (башлангыч  класс ) , Бәдретдинов  Роза 

История школы деревни Киекле