Казаклар Чаллысы авылы тарихы
(реферат)
Яр Чаллы
2012
Эчтәлек
Кереш
Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба.
Әлеге эшембездә Татарстаннын Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы топонимикасын өйрәнүне максат итеп алдым.
Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.
Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.
Авылның тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны без шул авылда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып тупладык.
Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.
Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.
Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.
Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без беренче чиратта телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз.
Авылларда сакланып калган җирле сөйләшләр безгә халыкның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен китереп җиткергәннәр. Алар әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, эчке ресурслар исәбенә баюы өчен иң ышанчлы чыганак.
Хезмәтне
башкарганда, Г.Ф. Саттаровның “Татар
топонимиясе”, “Кеше исемнәре ни сөйли?”,
Ф.Г. Гарипованың “Исемнәрдә - ил тарихы”
кебек фәнни-методологик әдәбият файдаланылды.
Казаклар
Чаллысы авылы тарихы
Казаклар Чаллысы авылы борынгы “Чаллы шәһәрчеге” биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан. Авылга нигез салучылар куе урман уртасындагы аланлыкка игьтибар иткәннәр булса кирәк, һәм иң мөһиме, аланлык читендәге куе агачлар арасыннан ерак гасырлардан юл алган чишмәнең татлы суы аларны ял иттереп, шушында төпләнергә фатихасын да биргәндер. Бу чишмәне олылап, хөрмәтләп изгеләштереп ”Апай” дип атаганнар. Дөрес, хәзерге вакытта чишмәнең исемен Илларион атлы урман каравылчысының кызы тапканлыктан, ”Апай” исеме бирелгән дип аңлаталар. Хәер, ничек кенә булмасын, ХХ гасыр беткәндә дә чишмә тәмле суы белән авыл халкын шатландыра, яшьләрне кавыштыра. Ерак дәверләрдә куе урман эчендәге чишмәләрдән башланып зур сулы елгага әверелгән Сула елгасы авылны төньяк-көнбатыштан, көнчыгыш юнәлештә әйләнеп уза һәм анда төзелгән зур буа авыл халкының, кайткан кунакларның, тирә-як авыллардан килүчеләрнең ял итү уынына әверелде. Авылның төньягыннан көньяк юнәлештә агучы елганы Зүрә дип атаганнар. Авылда сакланып калган риваятьләрдән күренгәнчә, борынгы Кадрәк Чаллысы авылында яшәүче тегермәнченең Зоря исемле хатыны булган, ләкин көннәрдән беркөнне ул урман елгасының башында үскән нарат имән агачы янында фаҗигале рәвештә үлә. Шуннан соң елгага Зүрә (Зоря) исеме бирелгән. Риваятьтә тагын шул әйтелә, имеш Зүрә елгасының икенче башына барып җиткән кешене бик батыр дип сөйләгәннәр, чөнки кеше үтеп чыга алмаслык кара урман бик тә куркыныч булып күренгән. Санап киткән елгалар арасындагы болынлыклар, көтүлек мәйданнарының булуы,табигать тарафыннан мул итеп яратылган урман хәзинәләре
Авылга кайчан нигез салынды икән соң? –дигән сорау, билгеле күпләрне кызыксындыра. Бу сорауга җавап биргәнче минем кулда булган тарихи документның исеме белән таныштырып китәм. Тарихчы-этнограф И. Износков 1893 елны Казан шәһәрендә басылган ”Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их” дигән хезмәтенең күчермәсе. Тарихчы бу хезмәтендә 1887 елдан җыела башлаган мәгьлүматларны файдалана. Билгеле күпмедер дәрәҗәдә авыл халкының тирән хәтер катламнарында сакланган риваятьләр дә ярдәмгә килә.
Казаклар
Чаллысы авылына
нигез салынган урын-”Йортлык”
Казаклар Чаллысы яки Тәберде
Казаклар авылы борынгы Ногай
сәүдә юлының уң ягында
Документта әйтелгәнчә, югарыда телгә алынган ике татар гаиләсе яшәгән урын 1870 елларда ”Бузанак” яки ”Кирмәт” дип аталган ”изге урын” булып исәпләнгән һәм анда үскән каен агачлыгы бик яхшылап тотып алынган, чистартылып, хәстәрдә тотылган. ”Кирәмәт” атамасының мәгънәсе татар теленең аңлатмалы сүзлегендә, карама агачының бер төре һәм бик борынгы заманнарда аны илаһилаштырып мәҗүси диндәгеләр ( күп аллаларга табынучылар), шул исәптән керәшен татарлары да аңа табынганнар дип аңлатыла. Хәзер риваятькә мөрәҗәгать итик әле. Авыл халкын ел саен гаҗәпләндереп “Кирәмәт’’ тирәсендәге чәчүлекләрдә, табигый шартлар уңай килүгә карамастан, иген уңышы бик түбән булган. Икмәк үстерү авыл халкының төп кәсебе һәм яшәүнең төп шартларының берсе булганлыктан, бу хәлгә бик борчылганнар. Көннәрдән бер көнне авылның өлкән кешесе төш күрә һәм төшендә аңа сез иң изге җирләрегезне мәсхәрәлисез, таптыйсыз, чистартмыйсыз, агачларны кисәсез, тотып алмыйсыз, шуңа күрә чәчкән җирегездә иген уңышы түбән була, дип аңлаталар. Төш күрүче авыл җыенында “Кирәмәт’’ урынын тотып алырга дигән тәкъдимен кертә. Моны тизләтүче вакыйга да була. Бер хатын – кыз шушы изге урыннан мичкә ягу өчен утын хәзерли. Ләкин өенә кайтып җитә алмый, ул акылдан шаша. Шуннан соң бу урыннан утын да алмаганнар һәм җиләк – җимеш тә җыймаганнар.
Авылның исемен тарихчы – этнограф ике мәгънәдә аңлата. Беренче мәгънәдә ,,Козяк Чаллысы’’ның аңлатмасы ,,козя’’- русча, татарча ,,хуҗа’’, ә авылның тулы исеме “Хуҗалар Чаллысы’’ була дип аңлатыла.
Икенче мәгънәдә ”Казаклар Чаллысы”ның аңлатмасы ”Казаклар” хөкүмәткә хезмәт итүчеләрдән алынган дип аңлатыла. XVI йөздә, әле Казан ханлыгы чорында ук казаклар катлавы булган, ә инде ханлыкның җирләре Рәсәй дәүләте тарафыннан басып алынгач, бу урыннарда яшәүче мөселман татарларын куып җибәрү, яки буйсындырып тоту өчен яңа җирләргә күчеп килергә рөхсәт бирелгәндер дип уйлау хата булмастыр. Өстенлекләрдән файдалану һәм салымнардан азат ителү бәрабәренә, алар православие динен кабул итәргә бик мөмкиннәр. 1871 елда Казаклар Чаллысы авылында 79 хуҗалык яшәгән һәм авыл халкы 544 кеше тәшкил иткән. Шуларның 266-сы – ирләр, ә 278-е – хатын-кызлар. Документта өч ир кешенең православие диненнән ислам диненә күчүләре күрсәтелә. Авыл халкы файдаланган җир мәйданы 571,4 дисәтинә, әгәр дә бер дисәтинә җир бер гектарда 0,6 сутый тәшкил иткәндә, уртача бер хуҗалыкка 7 дисәтинә җир туры килгән. Билгеле XIX йөз ахырында авылда яшәүче игенчеләрнең тормыш шартлары тигез булмаган, чөнки җир тигез бүленми, ә икенче яктан крепостной хокук бетерелгәч, үсеп баручы базар мөнәсәбәтләренә барлык крестьяннар да тиз генә җайлаша алмаганнар. Тарихи документта бирелгән мәгълүматтан күренгәнчә, авылда даими рәвештә 6 кеше, озак вакытларга читкә китеп эшләргә мәҗбүр булганнар. Җир аз булганлыктан, авыл халкы һөнәрчелек һәм кәсәбәчелек белән дә шөгыльләнгән. Казаклар Чаллысы авылы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тоткан. Әле хәзер дә авылның атаклы тегүчеләре Тачаев Александр, Андреев Михаил, Александров Григорийларның исемнәре халык хәтерендә саклана. 1871 елда 10 ир кеше тегүчелек белән шөгыльләнгән. И. Износковның тарихи чыганакларында Казаклар Чаллысы авылында 1871 елда мәктәпнең эшләве күрсәтелә. Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысы авылында урнашкан чиркәү мәхәлләсенә (приход) йөргәннәр. Казаклар Чаллысы авылы озын, бай тарихлы авылларның берсе буларак XX йөзнең дә дәһшәтле көннәрен үз башыннан кичереп, ныклы адымнар белән XXI йөздә яши.
Авылның табигате бик матур. Авыл читендәге җиләк-җимешкә, дару үләннәренә бай булган урманнары, иксез-чиксез далалары, хуш истән анкып торган болыннары, кош сайрауларыннан шаулап торган тугайлар авыл халкын үзенә тартып тора.
Авылда барлыгы 5 урам бар:
- “Иске урам” – “Яңа урам” төзелгәч бирелгән
- “Яңа урам” (“Мәчет урамы” дип тә йөртәләр)
- “Арт урам” – “Яңа урам” артына төзелгән
- “Түбән урам” – түбәнлеккә урнашкан
- Кибет урамы – авыл кибете шул урамда урнашкан (Югары тау урамы дип тә йөртәләр)
Һәр авылның горурланырлык
Бөек Ватан сугышында катнашып, бөек исемнәргә лаек булган авылдашларыбыз да бар. Генерал-майор – А. Е. Яковлев (1903-1991). сугышның башыннан ахырына кадәр сугыш кырыннан китмәгән. Шулай ук Советлар Союзы герое В. К. Иванов сугышта зур батырлыклар курсәткән.
Техник фәннәре докторы
Авылымда тырыш, бердәм керәшен халкы яши. Керәшеннәр – христиан динендәге милләттәшләребез, татар халкының бик үзенчәлекле бер этнографик төркемен тәшкил итә. Аларның татар төп массасыннан дини яктан берникадәр аерымланып яшәгәннәр һәм телдә, традицион йолаларда борынгылыкны саклаганнар, бигрәк тә туганлык мөнәсәбәтләренә, кием-салымга, бәйрәмнәргә, календарь һәм туй йолаларына караганнары бик үзенчәлекле.
Керәшен
татарларында ел фасылларына караган,
табигать күренешләренә бәйле йолалар,
гореф гадәтләр бик кызыклы. Алар
борынгыдан килгән ышануларга нигезләнеп,
күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында
үткәрелә торган булган һәм хәзер дә үткәрелә.
Раштуа, качману, нардуган, май чабу, бәрмәнчек,
олы көн (пасха), симек, тройсын, чүк, питрау,
элҗен бәйрәмнәрен авыл халкы билгеләп
үтмичә калмый. Һәр бәйрәм бөтен авылны
шаулатып үткәрелә.
Казаклар
Чаллысы авылының чишмәләре
Чишмәләр
булмаса, табигатнең бер өлеше китек
булыр иде. Авылыбыз чишмәләргә бик
бай. Урыслар чишмәсе, Андралар чишмәсе,
Кадрәк чишмәсе, Апай чишмәсе, Поп чишмәсе,
Зүрә чишмәсе, Бәширләр чишмәсе, Чүпле
кое, Салкын чишмә, аларның һәрберсенең
дә үзенчәлекле тарихы бар.
Урыслар чишмәсе
Элеккеге вакытта “Урыслар коесы”
дип йөрткәннәр. Чөнки бу чишмәне
милләте буенча урыс булган гаилә
карап, чистартып тора. Башта бу чишмәгә
авылның аръяк урамы йөри торган
булган. Елга аркылы юлны күтәрткәч, чишмәгә
бару бик авырлашу сәбәпле, хәзер
бу чишмәгә берничә гаилә генә йөри.
Хәзерге вакытта бу чишмә бик матур, яхшы
хәлдә.
Андралар чишмәсе
Бу чишмә элек-электән үк булган.
Элек бу чишмәнең суы акрын акканлыктан,
суны аннан алмаганнар. Юлаучылар
һәм бәйрәмнәрне уздыручылар гына суын
эчкәннәр. Бу чишмәне Андралар гаиләсе
карап, чистартып торганга, аңа “Андралар
чишмәсе” дип исем биргәннәр. Хәзерге
вакытта бу чишмә бик яхшы хәлдә. Аның
суы тиз ага башлау сәбәпле, бу чишмәгә
якын урнашкан гаиләләр шул чишмәдән
файдаланалар.
Кадрәк чишмәсе
Бу чишмә бик матур урында урнашкан.
Чишмә таш араларыннан чыгып
бер улакка җыелып ага. Чишмәне Югары
Кадрәк кешеләре карап, чистартып торганнар
һәм аңа “Кадрәк чишмәсе” дигән
исем биргәннәр. Чишмәгә авыл ерак булу
сәбәпле, суга монда килмиләр. Чишмәнең
суы бик тәмле. Хәзерге вакытта бу чишмәдән
юлаучылар файдаланалар. Ул бик яхшы хәлдә,
иң матур чишмәләрнең берсе.
Апай чишмәсе
Элек бу чишмә урыннарында бик
куе урман үскән. Чишмә янында
сазлык булган, шуңа күрә анда кеше йөрмәгән.
Ләкин урман караучысының кызы бу чишмәне
беренче булып тапкан. Алар милләте буенча
урыс булганнар.Авыл кешеләре бу кызны
Апай дип йөрткәннәр. Шуннан бу чишмәгә
“Апай чишмәсе” дигән исем кушканнар.
Хәзерге вакытта бу чишмәдән бөтен Казаклар
Чаллысы авылы халкы файдалана.Чишмә бик
яхшы хәлдә.
Поп чишмәсе
Элек бу чишмәнең өске ягында чиркәү
булган. Шуңа күрә аны “Поп чишмәсе”,
яки “Чиркәү асты чишмәсе” дип
йөртәләр. Трубалар ярдәмендә чишмә
суын авылга таба сузганнар. Авыл халкы
суны шуннан ала. Бу чишмә түбән Кадрәк
авылы янында. Хәзерге вакытта яхшы хәлдә,
суы кулланыла.
Зүрә чишмәсе
Бу
чишмәнең тарихы бик күңелсез. Чишмә
тирәсендә урман булган. Бу урман
бик калын, авылга терәлеп диярлек
торган. Шушы урмандагы чишмә янындагы
имәнгә Кадрәк авылының бер кешесе хатынын
аскан. Ул хатынның исеме Зоря булган.
Чишмә исемен шуңа Зүрә дигәннәр. Бу чишмәдән
хәзерге вакытта көтүчеләр су эчә.
Бәширләр чишмәсе
Бу
чишмәне Башировлар гаиләсе карап,
чистартып торган. Чишмәнең исеме
шуннан килеп чыккан. Аның суы бик тәмле
һәм каты ага. Барлык Иванай авылы кешеләре
шушы чишмәнең суын эчә дисәк тә була.
Бары тик берничә гаилә генә ерак булу
сәбәпле, башка чишмә суын эчә. Бу чишмә
бик борынгы чишмәләрдән санала, суы бик
чиста һәм тәмле. Ул хәзер тагын да
матурайды.
Чүпле кое
Башта
кое булган. Авылга калонкалар (су) куйгач,
авылдан ерак булганга, суга килмиләр.
Шунлыктан кое күмелгән һәм кечкенә
генә чишмәгә әверелгән. Хәзерге
вакытта ул начар хәлдә, аннан
көтүдәге маллар су эчә.
Салкын чишмә
Элек бу чишмәне “Поварна чишмәсе” дип йөрткәннәр.Чөнки аның елгасы Паварна елгасы дип йөртелә. Суы бик салкын булганга, аның суын эчкән кешегә салкын тигән. Шуңа күрә чишмәне хәзерге вакытта “Салкын чишмә” дип йөриләр. Чишмә үзеннән-үзе агып чыга. Авылдан ерак булганлыктан, аннан көтүчеләр, җиләк җыючылар, юлаучылар гына файдаланалар.
Хәзерге
вакытта ул киртә белән тотылган.
Яхшы хәлдә сакланаган.
Йомгак
Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.
Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.
Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә киле җиткәннәр. Шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрләре” булып саналалар.
Бик
борынгы, ерак заманнардан башлап, ыруг-кабиләләр,
халыклар үзләренең туган телләрендә
дөньядагы бөтен нәрсәгә, җанлысына, җансызына,
аларның сыйфатына, халкына, эш-гамәленә
карап, һәрберсенә муафыйк исем-атама
биргәннәр. Һәркайсының исеменә җисеме
муафыйк булып, туры килеп, килешеп тора.
Файдаланылган әдәбият
исемлеге
татар телендәге әдәбият исемлеге:
- Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992. – 295 б.
- Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. – 263 б.
- Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 254 б.
- Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990. - 276 б.
- Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.
- Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1998. – 487 б.
рус телендәге әдәбият исемлеге:
- Закиев М.З. О достоинствах и задачах татарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания (Уч. записки КГПИ, вып. 95). – Казань, 1971.
- Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ век. – Казань, 2000. – 112 б.

- Казак мадениети
- Казакстан
- Казакстан-2030
- Казакстандагы касипкерлик кызметинин дамуы
- Казакстандагы радияциялык жагдай
- Казакстанда жана технологиялардын дамуы
- Казакстан-моя родина
- Казакевич Эммануил Генрихович
- Казак жериндеги алгашкы кауымдык курлыс
- Казак жериндеги алгашкы кауымдык курлыс
- Казаки в войне 1812
- Казаки Дона в Отечественной войне 1812 года
- Казаки и горцы: поиски компромисса
- Казаки и революции