Борындык авылы тарихы



 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек.

Кереш………………………………………………………………………………3

I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы......................................................................6 

Борындык авылы тарихы........................................................................................8

II нче бүлек. Борындык авылының  микротопонимиясе

§1. Урбонимнар...................................................................................................13

§2. Гидронимнар...................................................................................................14

§3. Оронимнар.....................................................................................................16

III нче бүлек.  Борындык авылы антропонимнары

§1. Авылда сирәк һәм күп очрый торган исемнәр.Фамилияләр.....................18

§2. Кушаматлар...................................................................................................19

§3. Борындык авылындагы мал-туарга кушыла торган  исемнәр..................20

§4. Туганлык терминнары..................................................................................20

Йомгак....................................................................................................................23

Кулланылган әдәбият  исемлеге............................................................................26

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

                                                                    Туган ягым минем – кояшлы як,

                                                                Гөлләр белән тулы бер бакча.

                              Шул гөлләргә карап сокланам мин,

                                                                         Гаҗәпләнеп торам кайчакта.

                                                                                               И.Сафина

   Туган җир... Туган  авыл...

   Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Җир йөзендәге  һәрбер кеше үз туган ягының гүзәллеген, аның сихри матурлыгын күңеле, җаны-тәне белән тоеп яшидер. Чөнки бары тик беренче тапкыр аваз салган, тәүге адымыңны атлаган җир генә бит чын дәрәҗәсендә кадерле һәм якын булырга мөмкин.

   Безнең туган республикабыз Татарстан – гаҗәп кызыклы һәм үзенчәлекле регион. Белгәнебезчә, һәр авылның үзенә генә хас, чал тарихы, кабатланмас урыннары: сокланып туймаслык болыннары, кырлары, урманнары, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре бар. Әби- бабаларыбыз исә һәрбер табигать почмагын билгеле бер исем белән атап йөрткән. Тик бер атама да юкка бирелмәгән. Аларның кайберләре этнонимга, икенчеләре антропонимга, кайсы берсе тарихи вакыйгаларга яки башка үзенчәлекләргә нигезләнгәннәр. Атамалар белән эш йөртүче бүлек ономастика фәне.

    Ономастика – тел  белеменең барлык төр ялгызлык  исемнәрен өйрәнә торган махсус  тармагы. Ул лексикологиянең бер  тармагы булып санала. Топонимика белән антропонимиканың ономастиканың (грекча “исем кушу сәнгате”- мәгънәсендәге сүздән) ике иң мөһим һәм зур бүлекләрен тәшкил итә. Топонимика барлык төр географик атамаларны (топонимнарны) килеп чыгышлары (кайсы телгә караулары һәм мәгънәләре), формалашу-үсешләре, структур-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Топонимиканың су чыганаклары атамаларын-гидронимнарны тикшерә торган бүлеге гидронимика дип, ландшафт атамаларын өйрәнә торган бүлеге – оронимика; җирле, зур булмаган географик объектларның атамаларын өйрәнә торган бүлегенең микротопонимика дип атала. Аерым бер торак пункт (шәһәр, авыл, станция һ.б.) географик атамаларын өйрәнү шулай ук топонимикага карый.

Топонимия – географик  атамалар, ягъни сүзләр белән бәян ителгән җир теленнән гыйбарәт кыйммәтле  тарих, буыннан буынга күчеп килә торган халык хәтере, милли ядкарь асыл хәзинә. Һәрбер республика, өлкә, район, шәһәр яки авылның җирле географик атамалары күбесенчә борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Әлеге атамалар, буыннан-буынга күчә барып, артык зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәеш-кулланышларын дәвам иттерәләр. Алар әйләнә-тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша күп нәрсәләр сөйлиләр, бай фәнни мәгълүматлар бирәләр. Халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны, шәһәребезне яки авылыбызны яхшырак танып белергә булышалар.

   Ономастика фәне шактый яшь булуга карамастан, бу өлкәдә тикшеренүләр күптәннән башланган. Беренче ономастик мәгълүматларны 921-922 елларда Идел болгарстанына кигән, гарәп илчелеге каршында сәркатип вазифасын үтәүче, Әхмәт ибн-Фадлан тарафыннан язылган чыганак-сәяхәтнамәдә күрергә була.

 Төрки халыкларның топонимиясен  өйрәнүдә күренекле тюрколог, академик В. В. Радлов, профессор Н. И. Золотницкий, Н. И. Ашмарин, И. А. Износков, А. Г. Бессоновлар эшләде, үзләреннән топонимикасы өлкәсенә зур өлеш керттеләр.  Төрки топонимикасын өйрәнүдә Н. А. Баскаков, И. А. Юзеев, Б. А. Серебренниковның хезмәтләре игътибарга лаек.

    Хәзерге вакытта ономастика фәне кызу рәвештә үскәннән үсә бара. Бу өлкәдә Г. Ф. Саттаров, Ф. Г. Гарипова, Р. Х. Субаева хезмәтләрен атап үтәргә була.   Казан дәүләт университеты профессоры Г. Ф. Саттаровның матбугатта татар ономастикасына караган байтак хезмәтләре басылып чыкты. Татар ономастикасы нәкъ менә Саттаров хезмәтләрендә фән дәрәҗәсенә үсте. Шулай ук фәнни нигездә терминнарны эшкәртүдә һәм нормалаштыруда В. Н. Подольская, А В. Суперанскаяларның өлеше зур.

    Авыллар – безнең ата-бабаларыбыз үткән тарихының бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Авылдагы олы буын вәкилләре үлә барган саен, ул тарих та  әкренләп югала, үткәннәр белән җеп өзелә, тамыр киселә. Хәзер дә борынгылардан калган күп кенә атамаларның тарихы билгеле түгел. Без аларның булганнарын барлап, үзебезнең эшебезне Борындык авылының ономастикасын өйрәнүгә багышладык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I нче бүлек. Кайбыч районы тарихы.

Олы Кайбыч, Кече Кайбыч,

Тарихка кереп калган

 Күп буын кешеләренең

Хәтерен яулап  алган 

Тарих бара, кеше туа

Буыннар үтеп тора

Безнең буын бүген яши-

Бүген яңаны кора.

   Кайбыч   Татарстан республикасының көньяк-көнбатышында   урнашкан, үзәге   Олы   Кайбыч. Көнчыгышында   Свияжск-Ульяновск (Куланга) тимер юлы үтә. Район 1991 елда Апас районыннан чыгып урнаша. Халык күләме 16.5 мең кеше. Ир-атлар 46%, хатын-кызлар 54% күбрәге татарлар (79%) чувашлар (4,5%), руслар (16%). Районда 13 сельсовет, 55 авыл бар. Туу белән үлү күләме бер түгел, туу – 13.4 үлү – 14.4. Эшкә яраклы яштәге халык саны – 48.2% яшрәкләре – 25.2% картраклары – 26.6%. Урта гаилә күләме 3-6 кеше.

   Атамаларында «Кайбыч» берәмлеге катнашкан авыллар Кайбыч районында урнашкан.

   Кайбыч авылларының икесе дә Казан ханлыгы чорында ук булганнар. Һ.В.Йосыпов Кече Кайбыч авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташы таба. Археологлар Кайбыч һәм Кече Кайбыч авылларында соңгы болгар чорына мөнәсәбәтле кабер ташы һәм башка табылдыклар билгеләгәннәр.

   Кайбыч авылларының барлыкка килүе турында авыл карталары болай сөйли.

   Ике авыл да борынгы. Кече Кайбыч урнашкан җиргә - Кайран елгасы буена бер гаилә килеп утыра. Бу гаиләдәге ир белән хатынның берсеннән-берсе чибәр өч улы туган. Бу ирне Хәйбүч дип йөрткәннәр. Хәйбүч үз улларына да үз исемен куштырган. Аларны бары тик олы, кече һәм уртанчы дигән сүзләр белән генә аерганнар.

Хәйбүчнең олы  малае Олы Кайбычта төпләнеп калган, уртанчы малае Буа районындагы Кайбыч (халык анны Кыр Кайбыч дип йөртә) авылын нигезләгән, ә өченче малае, иң кечесе, Кече Кайбычта калган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Борындык авылы  тарихы.

  Борындык авылы  Кайбыч районында, район үзәге  Олы Кайбыч авылыннан 24 чакрымда, Колангы тимер юл станциясеннән  – 6, Вязовы пристаненнән 53 чакрым ераклыкта утырган. Борындык авылы – җирле үзидарә үзәге (Республика 1992,№20,б. 119).

   Борындык атамасы  тарихи белешмәдә берегеп калган.

   Борындык авылы  Казан ханлыгы чоры авыл атамалары  исемлегеннән кергән (Чернышев 1971,290). Авыл атамасы Зөя өязенең теркәү  кенәгәсендә (1565 –1567 елларны эченә ала) дә искә алына (Список 1909). И. П. Ермолаевның “Казанский край во второй половине XVI -XVII вв.” дигән хезмәтендә 1674 елның 23 декабрь датасы белән Борындык авылы искә алына (Ермолаев 1980, №1037, б. 153).

  Д.А Корсаков белешмәсендә  Борындык атамасы алган ике авыл була: Олы Борындык һәм Кече Борындык. Бәрле суы ярына утырган Олы Борындыкта 240 йомышлы, 19 керәшен татары; Кече Борындыкта ясак түли торган 14 татар кешесе яшәгән (Сборник 1908, №№113,114, б.356). А. Артемьев тарихи белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Бәрле суы ярына утырган Олы Борындык авылындагы 137 хуҗалыкта 492 ир-ат һәм 482 хатын-кыз яшәгән, гыйбадәт кыла торган йорт, элемтә станциясе  булган. Кече Борындык авылындагы 12 хуҗалыкта 33 ир-ат һәм 35 хатын-кыз көн иткән (Список 1866, №№ 1475,1476, б. 76). 1898 елгы белешмәдә күрсәтелгәнчә, Борындык авылында татарлар яшәгән (Список 1898, №80, б. 37). Монда авыл Олы Борындык һәм Кече Борындык дип бирелмәгән, Борындык дип бер авыл билгеләнгән. К. П. Берстель җыеп чыгарган тарихи  белешмәдә Борындык (телеграф һәм элемтә бүлеге) авылында 1689 татар кешесе яшәгәнлеге искәртелә (Список 1908, №44, б.27).

   Борындык авылы  турында Каюм Насыйри мондый  мәгълүмат бирә: “Борындык Имсәгыйль  мулла риваять кыйладыр Хәмид  карттан: элгәрерәк Борындыкта Хәмид дигән карт  бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт  үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән. Болгар харап булган вакытларда Арслан дигән бер адәм бар икән, үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр. Бер углына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы килеп, Зөя суы янына, Бәрле суы тамагына урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигән шул Чулпан баба ихъя кыйлган авылдыр.

   Борындык бик  күптәнге иске авылдыр һәм  иске заманда бик бай авыл  булгандыр. Фабрик һәм завод  тотучы байлар күп булган. Зур  мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәррисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларада голяма беткән; байлары бөлеп беткәннәр. Риваятьләрнең  гуаһлыгы буенча, агдаголямалар бетүнең, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр: Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, тәхминнән 1720 елларда вафат булгандыр. Яки 1700 елларда. Мансур дигән бер гайярь кеше булган, мансур ахун, диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып тәгълим алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү гыйлеменә бик оста - маһир кеше булган. “Мансурия” дигән тәркип шәрхен тасниф кыйлган кеше шул мансур ахундыр. Бәгъзеләрнең риваяте буенча, үзе мәдрәсәдә укыганда тасниф кыйлгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше бар икән. Фикъһедән дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе  бар икән. Бервакытны Борындыкка килеп кунак булган. Мансур мулла соңгарак калып, мансур мулла килүенчә мәсҗеттә камәт төшерелеп,мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер җәһрия намазда Мансур мулла имам торган булса кирәк. Мансур мулла актыктан аңар икътида кыйлган. Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, мортаза мулланың кыйраәтендә хата табып, кыйратне ялгыш укыды, дип,  намазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны белгән; кыйраәтемне яратмыйчы, намазым кайтарды, дип, Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кыйлып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен, дип бәддога кыйлып киткән, имеш. Шуннан соң Борындыкта көннән көн байлары беткән, яхшы дәрес әйтерлек муллалар һәм булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән мөбтәля булып бәгъзе эшләр өчен хибескә кереп, шунда һәлак булгандыр. 1670 елларда булырга кирәк тәхминнән, дип һәм Кайбычның Габделҗәббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кыйлып сөйләде. Габделбәббар хәзрәт хәзер дә бар. Ике-өч нәүбәт Өфедә казый булып торган адәмдер. Шул сәбәпле падишаһ хәзрәтләре җанибеннән медаль белән тәшриф боерылгандыр.

   Мансур мулладан соң Борындыкта имам булган кешенең исеме мәгълүм түгел. Әмма аннан соң Шәмгун мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң имам булган Кәмьяр ахун, чын исеме Мөхәммәдьярдыр. Аннан соң имам булган Вахид мулла, аннан соң хәзер дә Исмәгыйль мулла имамдыр. Атасы Җуынчы карьялек мулла Төхфәтулла исемледер, халык арасында Токмәт мулла дип мәшһүр иде. Йөз яшенә җитеп вафат булган карт мулла бик күп эшләрдән хәбәрдар иде, дип риваять кыйлалар. Аның атасы Туктагыл исемле кеше булган. Йөз дә унбиш яшенә җитеп вафат булгандыр. Туктагылның атасы Әтнүк исемле кеше булгандыр. Риваять кыйлалар: яше хәтта йөз егермеләргә кариб булгандыр. Бу Әтнүк дигән адәм мулла Исмәгыйльнең бабасынның атасы Борындык Мансур мулла белән һәм Кәвалның Рәхмәт хәзрәт белән бер замандарак булгандыр. Бу кыйссаны мәзкүр Токмәт мулла бик яхшы беләдер икән, мулла Исмәгыйль риваять кыйладыр.

   Өлкәннәр авыллары  оешуны болай сөйлиләр:

   Болгар дәүләте  җимерелгәннән соң. Арыслан исемле  бер кеше Болгар җирләреннән китеп Зөя ярына килеп утыра. Аның ике улы булган. Бер улы Борындык исемле, икенчесе Чулпан атлы булган. Аның Борындык исемлесе Бәрле тамагына, урман эченә йорт салып нигезләнгән, ә Чулпан исемлесе Зөянең икенче ягына чыгып калкулыкка йорт салган, шунда яшәп киткән дип сөйлиләр.

  Авылга якын гына Чулпан таулары сузыла. Аның яныннан гына мул сулы Кирәмәт чишмәсе ага. Зөя һәм Бәрле ярларында чишмә-чыганаклар шактый күп.

   Авыл кырыеннан  ук урманнар башланып китә. Исемнәре  үзенчәлекле, матурлар. Тулбый урманы, Руща урманы, Нарат тавы, Чулпан асты, Имәнсәр, Пристән һәм башкалар. Урманнар киселгән саен яңа үсентеләр утыртылып торганлыктан, урман байлыгы кимемәгән биредә. Урманнар шаулап – гөрләп үсеп утыралар.

   Бик матур аланннар  бар: Тирмән арты, Түгәрәк каш,  Умарталык һәм башкалар. Исемнәре дә җисемнәренә туры килеп тора.

   Авыл елгаларга  бай булганлыктан, күперләр дә  шактый: Зөя күпере, Гөбенә күпере, Асылмалы күпер, Таш күпер һәм  башкалар. Авыл зур һәм аның  кырлары да күп: Зөя арты, Кобла  тау, Нарат буе, Гөбенә буе,  Сири тау, Парк арты, Имәнсәр буе, Бортас кыры һәм башкалар.

   Авыл халкы  мөселманнарча эшчән. Күмәк хуҗалык  эшендә дә, шәхси хуҗалыкларында  да куллары төймә тия. Хәлимулллин  Рәфкать, Гарифуллин Барый Социалистик  Хезмәт Герое дәрәҗәсе алганнар, ә Абрар Җәләлиев Советлар Союзы Герое. Дәминова  Дәйлибәдәр һәм Габитов Рәхим –атказанган колхозчылар.

   Авыл элек-электән  зур булган. Анда 2 мәчет һәм мәдрәсә  эшләнгән. Яманаты чыккан утызынчы  елларда мәчет манаралары киселгән, мәдрәсә ябылган. Авылда мәчет  хәзер яңадан торгызылган.

   Борындыкта туып  үскән мелла Мансур бине Габдеррахман  бине Әнис әл-Борындыкый турында  Шиһабетдин Мәрҗани мондый сүзләр  яза.

   “Тумышы белән  Җәбәлстандагы Зөя өязенең Борындык  исемле карьясеннән, мелла Мөхәммәдҗан  мөфтинең бабасы. Башта мелла Мортаза әфәнде шәкертләреннән булып, соңыннан, әйткәнемчә, аңа каршы чыккан һәм дошманына әйләнгән булган. “Мансур әфәнде” һәм “Мансур хафиз” дип танылган. Күп шәкертләр җыеп, зур мәдрәсә тотып, дәрес әйткән. Ахыр гомерендә бер байның кызына күзе төшеп, яучы җибәртеп соратып караса да, тәкъдиме кабул ителмәгән...” (Шиһабетдин 1989, 235-236).

   Борындыкта хәзер  якынча 360 хуҗалык исәпләнә. Йортлар  матур, буялган, төзек. Урта  мәктәп, клуб, балалар бакчасы, медпункт, кибетләр, элемтә үзәге эшли. Авыл  тирәсеннән олы юл үтә. Авыл эчендәге юллар әлегә асфальтланмаган, ләкин асфальт авыл янына кадәр килгән инде.

   Авыл халкы  үзәкләштерелгән газ яга. Мәктәптә  тарих музее бар. Күп йортларга  телефон кертелгән.

   Күмәк хуҗалык  рәисе булып 20 ел дәвамында  авылда элек агроном булган Кәримов Рафаэль эшли. Ул авылны алга җибәрү ягын карый, шуңа күрә үзен ихтирам итәләр.

   Авылдан ерак  түгел Иске зират курты дип  йөртелгән урын бар. Мәетләрне  хәзер күмә торган  зират чистартылып һәм тәрбияләнеп тора, зират тирә-юне тимер рәшәткә белән тотып алынган. Чардуганнар төзек, буялып тора.

   Авыл тагын  да үсүгә һәм зураюга таба  юл тота.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II нче бүлек. Борындык авылының  микротопонимиясе.

§1. Урбонимнар

   Атау урамы. Бу урам тауда урнашканга күрә шулай йөртелә.

   Әрем урамы. Әлеге урам әрем күп үскән җирдә нигезләнә. Аның әремнәрен йолкып, шул урыннарны чистарткан җирдә йортлар салына. Шул вакытлардан бирле 6 йортлы гына урам исеме  – Әрем урамы.

   Канау урамы. Элек Мәскәүдән килгән юл Борындык авылының  иң  кырый урамы аша узган. Урамның ике ягында йортлар, ә уртада таштан юл төзегәннәр. Юл биек  һәм күтәрелеп торсын өчен юлның ике ягына да канау казыганнар. Шуңа урамны Канау урамы дип атаганнар. Ә канау казуның хикмәте шунда: ул яңгыр сулары агу өчен ясалган. Әбиләр әйтүенчә, анда элекке заманда окоплар булган. Ул җирләрне япан җирләре дип атаганнар. Соңгы елларда әлеге урамга газ керткәндә, җир астыннан торбаларны үткәрделәр. Шунда 1 метр чамасы тирәнлегендә ташлар табылды: алар хәтта җир казу җайланмасын сындырганнар.

   Мөхәммәтҗанов Рамил урамы. Бу урам атамасы Афганистан сугышында батырларча һәлак булган Мөхәммәтҗанов Рамил исемен мәңгеләштерер өчен бирелгән.

        Үле Бәрле урамы. Аның тарихы болайрак:

     Авылны  икегә бүлеп аккан Бәрле елгасы  әлеге урамга кечкенә генә ермак булып бүленеп керә дә озак кына еллар шулай ага. Әмма тора бара төп елгадан агып кергән ермакның суы кибә. Халык аны үлде дип юрый. Шулай итеп, әлеге урамга ошбу вакыйгадан соң, әлеге урамны Үле Бәрле урамы дип йөртәләр.

       Югары оч, Түбән оч. Бу урамнарга исемнәр авылның кайсы әлешендә урнашуына карап бирелгәннәр. Югары оч – биек урында, югарыда урнашкан, ә Түбән оч урамы исә - түбәндәрәк урнашкан.

     Яшьләр урамы. 1970 елларда авыл читендә кыр ягына таба яңа урам пәйдә була.Яшьләр өчен яңа мәдәният йорты, мәктәп, парк, ындыр табагы төзелә: бу урам авыл яшьләренең күпләп җыелу урынына әйләнә. Шул сәбәпле бу урамны Яшьләр урамы дип атыйлар.

 

§2. Гидронимнар

   Борындык, Зур Урсак, Мөрәле авылларының  гидронимнары турында сүз йөрткәндә,  иң беренче чиратта Зөя елгасына тукталып үтәргә кирәк.

Зөя

   Зөя елгасы  — Иделнең уң кушылдыгы. Иделгә ул Казан тирәсендә коя. Башланган урыны — Ульян өлкәсе. Зөя суының үзенчәлеге – аның Иделгә параллель рәвештә, ләкин Идел агымына каршы юнәлештә агуы. Аның мондый характерын географ-геологлар Идел буе калкулыгының тектоник күтәрелеше белән аңлаталар. Зөя елгасы бассейны Татарстанда иң зур бассейннардан санала. Аның 1000 ләп кушылдыгы бар. Уң як кушылдыклары: Килнә, Үләмә, Сөлчә һ. б. кечкенә, аз сулы, урыны-урыны бедән кибә барган елгалар. Сул яктагы кушылдыклары: Карлы, Бола, Бәрле һәм Гөбенә. Алар — зур әһәмияткә ия елгалар. Зөя бассейнына су күләменең төрлечә дәрәҗәдә үзгәреп торуы һәм су тотылуның бик аз булуы хас. Зөя бассейнындагы елгалар нигездә кар һәм яңгыр сулары, чагыштырмача бик аз җир асты сулары белән туеналар. Елгалар туклануның мондый үзенчәлеге эссе җәй көннәрендә аларның бик нык саегуына китерә. Зөя һәм аның кушылдыкларының суы аз булуга Идел алды төбәгенең төньяк районнары җирләренең нигездә карст токымнарыннан торуы, ә Тау ягының көньягы җир асты суларына ярлы булуы да сәбәп булып тора. Елгалар тирә-юньнәрендәге урманнарның кырылып бетүе дә аларның суы азаю га китерә.                                                     

   Зөя елгасы  Татарстанның Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары һәм Ульян өлкәсе җирләрен сугара. Аның уңъяк яры биек, сулъяк яры сөзәк. Төбе комлы. Зөя ярында Зөя (Свияжск) һәм Ульян шәһәрләре урнашкан.

   Зөя елгасы  Идел кебек үк зур һәм мәшһүр  түгел. Шуңа күрә Зөя гидронимының  вариантлары да берничә генә: татар (мишәр) сөйләшләрендә — Зүә, Сүә, Зевә, русча – Свияга.                                                        

   Зөя атамасы төрки чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә (риваять, легендаларда) еш очрый, ул борынгыдан килә. Бу атаманы русча Свияга атамасыннан чыгару дөрес булмас. Шулай да, рус теле материалы еш кына төрки-татар сүзләренең чыгышын ачыклауга ярдәм иткәнлеген искә алып, башта  шул вариантка тукталыйк.

   Рус диалекталь  лексикасында свияга – «кыргый үрдәкнең бер төре» һәм елга исеме дә шуннан дип уйланыла. Ә «үрдәк» сүзе русча свить («оя ясау») фигыленнән дер, дип фараз кылалар. Димәк ки, Свияга – «кыргый үрдәкле елга» булып чыга. Икенче фараз буенча, Свияга — русча свить («ишү, үрү») сүзеннән, димәк, «борыл малы елга, бөгелмә».                           

   Бу фаразлар  бер карашка шактый эзлекле.  Ләкин Зөянең элекке, руслар килгәнче  булган атамасы кая киткән  соң?

   Һ. В. Йосыповның сай~тай — «елга» дигән фикеренә таянып, Г. Ф. Саттаров Зөяне зәй («елга») + йә өлешләренә бүлеп карый. М. 3. Зәкиев «Татар халкы теленең килеп чыгышы» дигән хезмәтендә: «...җай, чай, зәй, зөя— борынгы төрки телдә «елга» мәгънәсен бирә торган сүзнең диалекталь вариантлары»,— дип яза. Димәк, Идел, Нил, Дон һ. б. атамалар кебек үк Зөя дә «елга» дигән мәгънә аңлата. Ул Ульян өлкәсенең Барыш районы Зөя башы бистәсе янындагы урман чишмәсеннән башланып китә. Анда Акчуриннар нигез салган мануфактура эшли. Зөя елгасы үзенең башлангычында ук пычрана башлый. Шушы фабрика барлык пычрак суларны Зөягә агыза. Фабрикада су чистарта торган җайланма төзелеп ята.

   Хәзерге вакытта Зөя һәм аның кушылдыклары булган Карлы, Тинчәле, Чынлы, Бола, Табар, Инеш, Туш, Бидәңге ярларында фермалар, шикәр, май заводлары урнаш кан. Барысының да Зөяне пычратуда өлеше бар. Зөянең үзендә генә түгел, кушылдыкларында да агулы матдәләр күбәя. Карлы һәм Гөбенә суларында фенол нормадан өч-дүрт тапкыр артыграк. Зөянең дә хәле аяныч. Анда нефть продуктлары нормадан алты тапкыр арткан. Үләмә һәм Бола суларында фенол нормадан ун тапкыр артык. Әле күптән түгел генә Зөя суына Буа шикәр заводы пычрак сулар агызды. Буа шикәр заводының Зөягә салган зыяның исәпләп кенә бетерә торган түгел. 1987 елның декабрь башында ул үзенең агулы суларын Зөягә җибәреп, күп балыкларны кырган иде инде. Исергән балыкларны Кече Күккүз, Шоңгаты, Кабык Күпер һәм Зөя буендагы башка авыллар халкы унар тонналап ташыган.

   Гөбенә .  Тау ягында урнашкан матур Зөя елгасының кушылдыклары бик күп. Алар арасында исеменең тарихи булуы белән аерым урын алып торганы — Гөбенә елгасы. Ул Зөягә сул яктан килеп кушыла. Кайбер вакытларда   гидронимик атамаларның урысча язылышы аларның кайсы кабилә кавемнәргә барып тоташуын ачыкларга ярдәм итә. Бу очракта  Гөбенә суының русча язылышы — Кубня. Бу хәл нугай кабиләләре белән бәйләнешне күрсәтә. Ә. Б. Булатов исә кыпчакларны дәвам итүче нугайларның мордва-ирҗәләр тарафыннан кубан,    кубанец,    губин, губан  (коман) дип аталулары хакында яза.

   Авылларны икегә  ярып Бәрле елгасы ага. Ул Бәрлебаш авылыннан башлана.

   Балык  күле. Бу күлдә күпләп балык үрчетәләр.

   Бөкре  күл. Формасы буенча бөкрене хәтерләткән күл.

   Рәхим күле. Рәхим исемле егет мотоцикл белән бу күлгә төшеп үлә, күлнең исеме дә шуннан килә.

   Чуваш  күле. Чуваш авылына якын күлне шулай атыйлар.

  

§3. Оронимнар.

   Руща  урманы. Борынгылар анда элек урман булганын төгәл генә хзтерләми. Кайбер кешеләрнең хәтерләвенчә, анда вак куаклыклар үсеп чыга, шуңа Руща дип атыйлар.

  Иске Зират курты урманы. Бик борынгы заманда анда зират булган, ә хәзер куе урман. Моңа бер дәлил: әлеге урман аша үткән юлдан узучы утын төягән машиналар еш кына һәлакәткә юлыга: я каплана, я ватыла. Әлеге урман аша халык йөрмәскә тырыша.

   Кирәмәт  урманы. Кирәмәт дип аталган чишмә өстенә урнашканлыктан шундый исем алган урман атамасы.

   Алпавыт  чалуы. Монда элек алпавыт утары урнашкан булган.  Аның коесы 1980елларга кадәр саклана, шуңа ул алпавыт чалуы дип атала.

   Олы  саз кыры. Саз урыны. Аның суы кипми,шуңа күрә печән дә су кырыйлап чабыла.

   Тирән  үзән чокыры. Элек тирән булган, ә хәзер тигезләнә төшкән чокыр.

   Балыгин  ермагы. Балык тотканда бу урында бер кеше батып үлгән, шуннан бирле бу урынны шулай атыйлар.

   Кәҗә  ермагы дип ферма янындагы кәҗә батып үлгән урынга әйтәләр.

   Бүре  утравы. Элек  түгәрәк рәвешендә урнашкан бу урында бүреләр яшәгән дип фараз кылына.

   Тирмән  арты. Элек тирмән торган урынны хәзер шулай атыйлар.

   Чулпанка  тавы. Чулпан исемле урыс кешесе бу якларга килеп авыл салган. Тауның да исеме аңа багышланып бирелә.

   Нарат  тавы. Бу тауда күпләп нарат агачлары үсә.

Авылда шулай ук Олы  бай, Кече бай чалулары, Тулбый, Чулпанка асы урманнары, Тарас күле бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III нче бүлек. Борындык авылы антропонимнары.

   Антропоним термины кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм тәхәллүс төшенчәләрен аңлата. Һәрбер халыкта кеше исемнәрене шактый кызыклы һәм бай тарихка ия.

§1 Авылда сирәк һәм күп очрый торган исемнәр.Фамилияләр.

   Борындык авылында сирәк очрый торган хатын-кыз исемнәреннән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Рәдибә, Зәринә, Нурҗиһан, Гөлбаһар, Ләйләгөл, Талия, Кәүсәрия, Хәмидә, Рәйдә, Хәлимә, Хәлидә, Тәлига, Дилбәр, Зәкия, Әхли, Налия, Мөзәния, Вәгыйзә, Мәкъсүмә, Мөслимә, Галимә, Тәгъзимә.

  Элеккеге чорда  кушылган хатын-кыз исемнәренә  күз салсак, исемнең ике компоненттан  торуын һәм икенче компонентның  Камал булуын күрәбез:

Минкамал, Фәхрикамал, Гыйлмикамал, Майкамал һәм башкалар.

Күп очрый торган исемнәрдән шундыйларны атарга мөмкин: Сания, Мөнирә, Фатыйма, Зәйтүнә, Гөлфәния, Гөлсинә, Зөләйха, Фәйрүзә, Әлфинур, Роза.

  Ир-ат исемнәренә  килгәндә исә сирәк очрый торганнар:  Ислам, Хәерназ, Нургата, Рушат,  Рәүф, Фоат, Агъзам, Әкмәл, Гыйльфан, Рәзиф, Мөдәррис, Исфәндияр, Хәнәфи. Күп очрый торганнары: Рамиль, Равиль, Зөфәр, Тәлгат, Фәрит.

  Авылда яшәүче  кешеләрнең фамилияләре түбәндәгеләр: Гыймадиев, Хуҗин, Фатхуллин, Сафин,  Аскаров, Бикмуллин, Мостафин, Сафиуллин,  Хөснетдинов, Исмагилов, Ярхәмов,  Насыйров, Гыйләҗев, Әфлиев, Сибгатуллин,  Җамалиев, Фатыхов, Гатауллин, Ногманов, Мөхәммәтҗанов, Каримов, Галиуллин, Биктагиров, Хайбуллин, Тимергалиев, Хасанов, Мөлеков, Ниҗамиев, Халиуллин, Гарафиев, Ахметшин, Шигапов, Җалялиев, Нигматҗанов, Садриев, Шамсетдинов, Зәйнуллин.

   Кеше исемнәре  белән беррәттән, кешене атау өчен кушаматлар киң кулланыла.

 

 

§2. Кушаматлар.

  Авылда яшәүче  һәрбер кешенең диярлек үз  кушаматы бар, болар хосусый  кушаматлар. Нәсел кушаматларының  тамыры исә борынгы заманнарга  барып тоташа. Хәтта күп кушаматларның  әлеге нәселгә ни өчен шулай кушылганлыгын аңлатып булмый. Авылда мондый нәсел кушаматлары бар: кәҗә, бака, какол, баш, чыпчык, сыерчык, карга, кишки, кәләвә, мачы, макмый, кәтүк, таз, комган, арыш, җепмана, чәкән, мүтте, канат, шомбай, мамай, әпич, әтәч, кыяр баш, йөрәк, әшнәк, кырмыска, ыйгак, кәркәм, торна, йон табан, поляк, тупый, путый, тәтә, казак, трамвай, хәми, чәрүч, пошпый, мырык, морыйта, марур, кабак, дундук, мозга, чатый, куер, кемерди, әттә. Хосусый кушаматлардан исә шундыйларны атап чыгырга мөмкин: пофессор, мокамай, кожан, дәү баш, кукарин, горбон, полицай, герман аяк, калач, аю, бәрбәр, байум, бубукин, нечкәбил, каты колак, протез, әрмән, молоко, пушкин, дошман, әнкәем, малыш, пум-пум, малыш, мультик, телли.

  Кайбер кушаматларның  аңлатмасы түбәндәгечә:

   Профессор. Гәҗит-журналларны “егылып” укый, көннәр буе телевизор карый, бар яңалыктан хәбәрдар кеше булганы өчен Җәүдәт әфәндегә Нигъмәтуллинга әлеге кушамат кушыла. Шушы “кимчелеге” аркасында ул колхоз эшенә дә чыкмый.

   Мокамай. Ильяс исемле егет балачактан шук, шаян, җор телле була. Кызык өчен күрше бакчадагы алма, кыярларны да “җыештыргалый”, кеше казларын да урлап суя, аннан яшьләр белән шуны болында учак ягып пешереп ашыйлар. Әмма бер тапкыр ул үз казын урлап суя. Әнисе бер атналап казларын эзли. Соңыннан Ильясны тотып яра. Шуңа күрә Һади Такташтагыча авыл халкы аңа Мокамай дип эндәшә башлый.

Борындык авылы тарихы