Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү
Башкортстан республикасы Мәгариф министрлыгы
Урта hөнәрлек белем бирү учреждениесе
“Нефтекама педагогия көллияте”
Чыгарылыш квалификацион эш
Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү
Шәйхлисламова Айгөл Илмер кызы
Белгечлек 050709
башлангыч сыйныфта укыту
V курс 54 төркем
Җитәкчесе Нәбиева Нәфисә
Фатыйх кызы
Югары категорияле укытучы
Нефтекама 2013
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ ..............................
1НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
1.1. Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
1.2. К.Шафикованың балалар өчен
язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләре
эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.......................
1.3. К.Шафикованың башлангыч
сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә
өйрәнелә торган лирик шигырьләренең
үзенчәлекләрен өйрәнү........................
1 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧА НӘТИҖӘ........................
2 БҮЛЕК. 3 ҺӘМ 4 СЫЙНЫФЛАРДА КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЭШ СИСТЕМАСЫН ОЕШТЫРУ.
2.1. 3 һәм 4 сыйныфларда Кәүсәрия
Шафикованың иҗатын өйрәнү
2.2. Кәүсәрия Шафикованың
фәлсәфи уйлануларга
2.3. Тәҗрибә – практик
эшнең нәтиҗәләре..............
2 НЧЕ БҮЛЕК БУЕНЧАНӘТИҖӘ
..............................
ЙОМГАКЛАУ ..............................
КУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ
ӨСТӘЛМӘ
КЕРЕШ
Кәүсәрия Шафикованың исеме яңавыллыларга таныш. Көчле ихтыярлы кеше, чын-чынлап сөя hәм сөелә белгән хатын, 16 китап авторы - бу сүзләр барсы да Кәүсәрия Шәфикова хакында.
Аның иҗаты күп төрле. Шигъри әсәрләр дә, хикәя – нәсерләре дә бар. Минем карашка тегеләрендә дә, боларында да бер үк башлангыч ята. Аларда өметсезлеккә, тәкъдиргә буйсыну хисенә урын юк. Кәүсәрия Фидаи кызының яңа китаплары турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин[6, 95].
Кәүсәрия Шафикова шигъри юлларында кешенең бөеклеген раслый hәм данлый, авырлыкларга каршы тора белгән шәхес турында сөйли. Аны социаль кимчелекләр, аеруча хатын-кызлар арасындагы алкоголизм проблемасы борчый. Шуның белән беррәтән, ул мәхәббәт җырчысы, чөнки мәхәббәт – тормыш нигезе. Авторның сөйләме шигъри, образлы, еш кына социаль юнәлешле. Чәчмә әсәрләрендә бернәрсә дә эшләмичә, Ходайдан ярдәм көтеп утыручы кешеләргә гаеп белдерелә. Кайбер әсәрләрендә тыйнаклык hәм сабырлык данлана. Автор явызлыкка каршы яхшылык, рухи көч, әхлакый чисталык белән көрәшергә чакыра. Шигырьләрендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә югары әхлак билгесе булып сабырлык, шәфкатьлелек hәм изгелек тора. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләрендә дә тәрбия темасы иң алгы планга куелган.
Чыгарылыш квалификацион эшнең темасы: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен өйрәнү. (Изучение особенностей детских произведений Каусарии Шафиковой)
Актуальлеге: Моңа кадәр галимнәр тарафынннан К.Шафикованың әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре тикшерелмәгән, ләкин авторның әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре башлангыч мәктәп программасына кертелгән, шуңа да бу тема өстендә эшләү кирәк дип санала.
Чыгарылыш квалификацион эшнең темасыннан чыгып максатын билгелибез.
Максаты: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре үзенчәлекләрен
ачыклау.
Бурычлары: 1). К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау.
2). К.Шафикованың башлангыч сыйныфта һәм класстан тыш уку дәресләрендә өйрәнелә торган лирик шигырьләренең үзенчәлекләрен өйрәнү.
3). К.Шафикованың иҗатына карата сөю тәрбияләү.
Чыгарылыш квалификацион эшнең предметы: К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләре.
Чыгарылыш квалификацион эшнең объекты: Кәүсәрия Шафикованың татар теле дәрәҗәсендә әдәби әсәрләрен өйрәнү.
Гипотезасы: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләрен үзенчәлекләрен ачыклап була, әгәр дә:
- Балалар өчен язган әсәрләрен тематик яктан җентекләп өйрәнсәң;
- Балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнүнең жанр үзенчәлекләрен билгеләсәң.
Эшнең структурасы: тикшеренү эше керештән, ике бүлектән, йомгаклау, кулланма әдәбияттан, өстәлмәләрдән тора.
Теоретик әһәмияте: Кәүсәрия Шафикованың балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнү үзенчәлекләре.
Практик әһәмияте: Программа
һәм Кәүсәрия Шафикова
1 НЧЕ БҮЛЕК. КӘҮСӘРИЯ ШАФИКОВАНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ҺӘМ ЖАНР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
- Кәүсәрия Шафикованың тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү аша балалар өчен язган шигырьләренең үзенчәлекле якларын ачыклау
Кәүсәрия Шафикованы гәзит укучылар матбугатта басылган җан тетрәткеч шигырьләре, йөрәк өзгеч нәсерләре, елый-елый тыңларга мәҗбүр иткән җырлары аша белә.
Кәүсәрия 1948 елда Яңавыл районының Исәнбәй авылында Тәскирә апа белән Фидаи абыйның беренче куанычы, өмет белән ышанычның иң беренче баскычы булып дөньяга килә. Бик матур бала булып тупылдап үсә. Тик тәпи басып китеп, җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын тоярга да өлгерми, аяусыз чир - полиомиелит ( арка миенең параличка китерә торган каты йогышлы авыруы) кызны аяктан ега. Күрсәтмәгән табиб, күрәзәче, экстрасенс калмый, дәваланган хастаханәнең исәбе чиксез, тик нәтиҗә генә булмый. Әти – әнисенең, туганнары – якыннарының сабырлыгы, ярдәме, өмет кабыза белүе белән кыз шушындый коточкыч хәлдә дә тормышның матурлыгына, яшәүнең татлыгына ышанып үсә. Сау – сәләмәт кшеләрнең дә бит заралы мохиткә эләгеп, тәне белән булмаса, җаны белән гарипләнү очракларын күп беләбез. Ә биредә киресенчә килеп чыга. Кәүсәриянең сабый йөрәге гаиләдәге тирә – юньдәге изгелекләр белән генә сугарыла. Шуңа да яшь ярымнан кеше ярдәменнән башка йөри алалмаган ханымнан дөнья, тормыш, яшәеш турында гел уңай фикерләр, гел матур уйлар гына ишетәсең. Ә Кәүсәриянең үз фикере, кешеләргә әйтер сүзе формалашканчы әле озын – озак вакыт үтә[1, 232].
Җиде яше тулгач, Кәүсәриянең яшьтәшләре мәктәпкә китә. Беренче тапкыр мәктәпкә бару кайсыбызны җилкетмәгән дә, нинди генә куанычлы кичерешләргә салмаган! Ай, ул беренче кыңгырау чаңы, беренче укытучының сине нәни кулыңнан җитәкләп мәктәп бусагасыннан алып керүе! Парта артына утырып, тәүге дәрес тыңлаулары! Аң- белем чыганагы- алифбаны иң кадерле нәрсәләрнең берсе итеп портфельгә салмый кочаклап алып кайтулар... Шушы кичерешләрне татыган сабый шатлыгын күрү ана өчен нинди куаныч! Ә Кәүсәрия боларның барсыннан да мәхрүм була. Сабыенең мәктәпкә киткән, дәресләр беткәч аннан кайткан яшьтәшләрен тәрәзәдән яшерен генә, күз яшьләренә буылып күзәтүен әни кеше күрмәгән дисезме? Газиз баласының күңелен күрү өчен аналар нинди адымга гына бармый. Тәскирә апа да, мәктәпнең нәрсә икәнен, парта артына утырып дәрес тыңлауның ничек икәнен күрсен өчен беренче мәлләрдә көче җиткән кадәр кызын укырга күтәреп йөртә. Гәрчә Гөлсем Хабибрахманова, Нәфисә Казыйханова кебек олы йөрәкле, сабыр холыклы укытучылар өйгә килеп Кәүсәриягә хәреф танырга, укырга – язарга өйрәтсәләр дә, мондый дәресләр дә озакка бармый. Кызның чире үзенекен итә: аяклар гына түгел, гәүдәнең башка әгъзалары зарарлана башлый. Кичекмәстән табиблар күзәтүе сорала hәм кыз айлар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр була. Шулай итеп, ул өч сыйныфлы белем белән кала.
Искиткеч хәл бит: өч сыйныфлык кына белем алган, аны да өзек-төзек, күбрәк үзлегеннән өйрәнгән кешенең тел байлыгы, аз гына сүз белән тирән фикерне әйтеп бирә алу сәләте, халык мәкальләре, әйтемнәре белән тиңләрлек тик аңа гына хас тәгъбирләре сокланмаслыкмени! Ничәшәр уку йорты бетереп, диссертацияләр яклаганнар да кайчак Кәүсәрия әйткән фикер тирәнлегенә гаҗәпләнә. Моңа ничек ирешкән соң шагыйрә?
Хастаханәләрдә авыруым белән көрәшкәндә китаплар укырга, радио тыңларга тырыштым. Күбрәк урысча китаплар эләгә иде кулга. Тапшырулар да урыс телендә иде бит элек. Фикер тупларга, сүзләрнең мәгънәсенә алар да зур өлеш керткәндер. Шулар белән мавыгып, үземне сау- сәләмәт кеше итеп хис итә идем,- ди ул үзе. – Баш бухгалтер булып эшләгән әтиемнең заманына күрә авылда иң бай исәпләнгән китапханәсе дә ярдәм итте. Шигырьнең нәрсә икәнен кулыма беренче тапкыр килеп эләккән М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән белдем. Миңа унөч яшьләр тирәсе иде. Ул җыентыкны ятлап бетердем. Гади җөмләдән шигырь нәрсәсе белән аерылгагын да үзем төшендем [9, 247].
Ә шигырьне Кәүсәрия беренче тапкыр унсигез яшендә язып карый. Алар, әлбәттә, мәхәббәт шигырьләре. Кешелекне булдырган, дөньяны сафландырган мәхәббәт авыру дип тормый, билгеле, Кәүсәриянең дә йөрәген телгәли, хисләрен актара. Инде ныклап җиңгән чирдән - дәва, яшәүгә өмет уятучы да шулар булмады микан әле! Үзе өчен дип кенә язган аның шигырьләрен якыннары яшереп кенә район гәзитенә юллыйлар hәм аларның берсе – “Хаклыдыр” дигәне басылып та чыга. Моны күргәч, Кәүсәриягә, әйтерсең, канатлар үсә. Үзенең кирәклеген тоя. Кешене кеше итәргә, яшәргә көч табарга күп тә кирәкми икән, югыйсә[2, 256]! Шул бер шигырь аны үлемнән, чарасызлыктан, өметсезлектән йолып ала. Кәүсәрия өчен яңа тормыш башлана. Күңелендәге хисләрен рәсем итеп ак кәгазьгә дә төшерә ул. Әнисенә ияреп кулына энә, төсле җепләр алып чигү дә чигә. Әтисенең гармунында көйләр өйрәнә. Моңлы була Фидаи абый яшь чагында. Шуңа да кызы аннан кушылып җырлавын сорый. Белсәгез икән ата күңеленең шул чакларда ничек актарылганын! Җырлаганда яңаклары буйлап аккан яшьләрен кызы күрмәсен өчен Фидаи абый Кәүсәриягә утырган урындыктан арттарак баса: “Гел үзәкне үзә торган көйләр өйрәнгән бит баласы да!”
Тора - бара Кәүсәрия язган шигырьләр башка гәзитләргә юллана. Башкортстан, Татарстан матбугатында күпләп басыла башлый. Якташыбыз Илдар Юзеев мөхәррирлегендә Казанда “Кызлар җыры” исеме белән иң беренче китабы дөнья күрә. 1985 елда биш кеше иҗатын берләштергән җыентык – кассетада “Бу җырым сезнең хакта” исемлесе Уфада басыла. Аннары 1988 елда “Беренче карлыгачлар” канаты астына күп кенә шигырьләре “сыена”. “Яңавыл бизәкләре” дигән тупланмада шушы төбәктә иҗат итүчеләр шигырьләре арасында Кәүсәрия Шафикованың аеруча өлгергәнлекләре, төгәллекләре белән аерылып тора[17, 159]. Үзе кебек язмышка дучар булган Рәфис Мөхәмәтдинов белән икесен “Ике аккош” исемле җыентыгы Уфада дөнья күрә. Иң соңгы җыентыгы “күз яшьләрең көмеш тамчы” дип атала. Бирегә нәсерләр, парчалар да кергән. Кайсы гына җыентыкны алма, Кәүсәрия шигырьләре игътибарны әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Аларны сайлап көй дә язалар. Җырлар туа. Көй белән сүзләрнең мәгьнәсе шулкадәр аваздаш яңгырый ки, әйтерсең, шигырь белән көй икесе ике тарафта түгел, ә берьюлы туган. Җырларының башкаручыларны да, тыңлаучыларны да әсир итүе Кәүсәриянең моңлы күңеленең, гармунда уйнавының нәтиҗәсе ул. “ Җыр текстлары, ничектер, үзеннән- үзе күңелемдә йөргән көйгә языла. Мин аларны беркемгә дә тәкъдим иткәнем юк. Шигырьләремә көй язылганын белми дә калам. 50ләп җырым булып киткән шулай итеп. Күбесен сәхнәдә, радио артистлар башкаргач кына ишетәм. Композиторлар Наил Шәймәрданов, Альберт Субаев, Җәүдәт Хакимов, Зөhрә Усманова, Чулпан Зиннәтулиналар белән җыр тугач таныштым hәм шаккатым: күңелдә йөргән минем ритмга тап китереп язганнарына!”- Кәүсәриянең йөзе кояш кебек балкый. Аның язмышын белмәгәннәр бу чакта шагыйрәнең күзләренә бакса, аннан да бәхетле кеше юктыр дип көнләшеп куяр иде хәтта[4, 159].
Сүз шунда үзеннән- үзе бәхет төшенчәсенә, тормыштан канәгать булу- булмауга кереп китте hәм мин Кәүсәрия ханымның, тормыш, яшәү турындагы hәр сүзеннән соң үземнең кечерәйгәннән – кечерәя баруымны тойдым. Яшь ярымнан аяксыз калган, аунап – тәгәрәп уйнау бәхетеннән, ун елга сузылган мәктәп маҗараларыннан, кичке уеннарда җырлап - көлеп егет сайлау ләззәтеннән, ир куенында иркәләнеп, бала табып, сабый багып яшәүдән мәхрүм булган кешенең: “Бу дөньяда яшәвем белән мин бик канәгать, өметсезлеккә hичкайчан бирелгәнем булмады. Гел яхшы кешеләр белән генә очраштырды тормыш. Күңелең яхшы булса, кешеләрнең дә сиңа карашы шундыйдыр. Ә мин гаделлек, дөреслек өчен кемнең кем булуына карамастан, сүз көрәштерә, тиргәшә алам, бик үзсүзлемен,”- дигән сүзләрен ишеткәч, үземнең юк - бар гына нәрсәдән дә олы проблема ясаганым өчен, үзем өчен генә түгел, минем кебек сау- сәләмәт бик күпләр өчен оялып, гарьләнеп утырдым. Нинди зур байлыкка – сәләмәтлеккә ия булган, үз аякларыбыз белән җирдә атлап йөргән, үз кулларыбыз белән икмәк тотып ашаган без – бәндәләр Кәүсәрия ханым кебекләр алдында бигрәк мескен хәлдә икәнбез ләбаса! Бүгенге көндә Кәүсәрия Шафикова шигырьләрен дә кеше ярдәменнән башка яза алмый, хәтта алдына куйган гәзитнең бу ягын укып бетергәч, икенче битен дә ача алмый: кулларының көче көннән- көн кими бара.
- Әнием, әнием урынына калган Зиния апа барда миннән дә бәхетле кеше булмаган икән. Аларсыз калгач кына мин бераз төшенлеккә бирелдем. Әти кеше әти кеше инде. Миндәй авыруга хатын кыз ярдәме кирәк. Шушы яшемә җитеп, иң авыры ярдәмгә чит кеше чакыру булды [26, 3]....
Әйе, Кәүсәрия Шафикованың “Кызыл таң” гәзитендә басылган мөрәҗәгате дә нәкъ шушы турыда иде. Үз якыннары, бертуган сеңлесе була торып, нишләп чит кеше чакыра икән диләрдер кайберәүләр. Юк, карарга кеше булмаганнан түгел. Кәүсәриянең өеннән кеше өзелми: әле күршеләре, әле авылдашлары, әле фикердәшләре, социаль ярдәм идарәсе хезмәткәрләре килеп кенә тора. Әлеге дә баягы кешеләргә бигрәк дә якыннарына йөк булудан курка ул. Үзен җәлләүдән, кызганудан курка. Ә чит кешедән карату кыен түгел микәнни диярсез. Кәүсәрия ханымның моңа да җавабы әзер: монысы- законлы эш, хезмәт хакы түләнә, аны караучының үз хокуклары, үз бурычлары бар. Бу бернинди дә хилафлы эш түгел[7, 4].
1.2.К.Шафикованың балалар өчен язган әсәрләренең тематик үзенчәлекләрен эчтәлеген өйрәнү аша ачыклау
Кем генә булмасын, үзенең туган ягын мактап сөйли, мактап җырлый. Яңавыл җире, Яңавыл районындагы hәр авыл – безнең шатлык, безнең борчылу. Мин бүген күңелдәге куанычлар турында гына язарга телим. Әйе, Яңавыл турында күп истәлекләр мәкаләләр, шигырьләр, җырлар языла, район гәзитенең hәр санында диярлек бәйрәм алды язмалары басылып тора. Районыбызның җитмеш еллыгын уңышлар белән каршылау hәммәбезнең йөрәгенә чиксез рәхәтлек бирәдер, дип уйлыйм.
Бәйрәмгә әзерләнү чорында Яңавылның үзен генә бизәмиләр, авыллар турында да хәстәрлек күрәләр. Быел бездә дә үзгәреш сизелә. Мәрхәмәтле авылдашларыбыз ярдәме белән җимерек урыннар төзәтелде, урам коесы, чишмә тәртипкә китерелде, коймалар буялды, чүп-чар үләннәр чабылды. Авыл йөзе шактый үзгәрде. Урам буйлап үткәндә: “бездә дә яшәү бар, киләчәккә өмет якты!” – дип уйладым. Әле үсеп килгән малайларны игенчеләр итеп күрәм, авылның чын хуҗалары итеп тоям ( ә кызларның язмышы үзгә, кияүгә китәсе кеше ул кыз бала, үз кызларыбыз үз егетләребезгә кияүгә чыгып, бер гаилә булсалар, бик әйбәт лә ул)[22, 5].
Авыл яшәешенә ышаныч бар – кырларыбызда икмәк үстерүчеләр булганда, яшәү дәвам итәчәк! Минем hәрчәк:” Мин Яңавылдан!” – дип горурланып яшисем килә, бу якташларымның дә теләге, горурлык белән яшәүнең дә ләззәте бар! Яңавылдан киткәннәр: “Их, кайтып яшәргә иде шунда!” – диярлек итеп яшик әле, мөмкинлекләр бар бит! Әйе, безнең игенчеләребез, нефтьчеләребез, төзүчеләребез, җырчыларыбыз, язучыларыбыз бар, барысы да байлык тудыручылар, тормышны да, күңелне дә бай итә алар, димәк, районыбыз бай, шушы байлыкның- барлыкның кадерен белсәк иде! Күптән түгел шундый шатлык кичердем. Яңавыл телевидениесенең музыкаль тапшыруын караган танышларым телефоннан шылтыратты: “Бүген синең “Яңавылны күр әле” дигән җырыңны тыңладык. Яңавыл гимназиясе укучысы Айдар Әхияров шәhәр урамы буйлап җырлап үтте, матур төшергәннәр!” – диделәр. Кызганыч, Яңавыл телетапшыруларын безнең авылда карый алмыйбыз шулай да хәбәр шатландырды, зәңгәр экранда Яңавылның матур урамнарын hәм Айдарның үзен күрдем кебек. Әйе, Наил Шәймәрданов белән берлектә иҗат иткән җырда Яңавыл җире, андагы гүзәллек турында сүз бара, туган җиребез ямен җыр итә алыубыз белән без, авторлар бик бәхетле! Җырымда гына түгел, чынбарлыкта да ерактагы дусларымны Яңавылны, Яңавыл җирен күрергә чакырам мин, киләләр, бик озатып китәләр. “Сезнең якларга тагын барып чыгарга иде!” – дип язалар. Язмамны түгәрәкләп җырдан өзек китерәм:
Туган җирем Яңавылны күр әле,
Гөлләреннән такыялар үр әле!
Зур уңышлар китергән көннәребез, такыялар үрерлек гөлләребез бар, аллага шөкер[10, 248]!
Кайгысы да, шатлыгы да- шигырьләрендә.Район гәзите шагыйрә Кәүсәрия Шафикованың 1993 ел йомгаклары буенча “Аргамак” журналының Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби бүлегендә лаек булуы турында язып чыккан иде инде. Бу җурнал Татарстанның Чаллы шәhәрендә нәшер ителә. Баш мөхәррире – шагыйрь, драматург, публист Айдар Хәлим.
Бу бүлекне тапшырү өчен К.Шафикова янына, ерак араларны якын итеп, Чаллы каласыннан Айдар Хәлим үзе килеп төште. Бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. А.Хәлимнең районга килүенең бер максаты югарыда әйтеп кителгән җаваплы бурыч булса, икенчесе- күпчелек татарлар яшәгән төбәк, урында милли хәрәкәт торышы белән якынрак танышу иде. Ул район хакимиятенең җаваплы работниклары белән очрашты. Анда сүз Татарстан белән Яңавыл районы арасындагы мәдәни элемтә, татар милләте киләчәге, шулай ук “Аргамак” журналы белән район арасындагы бәйләнеш hәм, билгеле, К.Шафикованың җиңел булмаган язмышы hәм киләчәге турында барды. Кунак район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты, мәчет төзелешен карады, өлкән шагыйрә, драматург Ә.Саяпова белән күрешеп сөйләште.
Тик иң дулкынландыргыч очрашу шагыйрә К.Шафикова квартирасында булгандыр, могаен. Бу ике билгеле шәхеснең беренче тапкыр күрешүе
икән[7, 4]. Тантанада район хакимияте урынбасары Р.Т.Габдулхакова, мәдәният бүлеге мөдире Р.Ф.Фазылова, Яңавыл язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе Ф.С. Суфияров, ТИҮнең Яңавыл бүлеге активисты М.Ә.Сәләхов, “Замандаш” әдәби берләшмәсе әгъзалары, муниципиаль телевидение hәм район гәзите хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары, туганнары катнашты. Айдар халим К.Шафикова матур итеп бизәлгән шаhәдәтнамәне (дипломны) hәм 500 мең сумлык акчалата бүләкне махсус медалҗне тапшырыр алдыннан кыскача гына “Аргамак” hәм С.Сөләймәнова исемендәге әдәби бүләк турында сөйләп китте.
- “Аргамак” татар hәм рус телләрендә чыга. Башкортостанда яшәгән милләттәшләр язмышына, иҗатына зур игътибар бүлә. Мәсәлән, быелгы елның өченче санында да К.Шафикованың шагыйрьләренә урын бирелгән. С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк булдыруына икенче генә ел. Үткән ел әдәби бәйгедә 30 кеше катнашты. Биш төп hәм бер дәртләндерү премиясе каралган иде. Анда җиңүче дип табылган Татарстан әдипләренә бүләкләр Әлмәт шәhәрендә тапшырылды. Ике меңләп кеше җыелган иде. К.Шафикованың исеме чыккач, зал аягүрә басып кул чапты. Сезне бөтен татар зыялылары, татар халкы белә, ярата. Шагыйрәне үстергән туфракка, ата-анага сәлам җиткерергә куштылар. Татарстанда әдәби үсешегезне даими күзәтеп баралар. Бу хакта хәбәр хәтта “Азатлык” радиосы аша яңгырады. Саҗидә Сөләймәнова- шушы җир кызы, бөек шагыйрәләрнең берсе. Аның исемендәге бүләкне Кәүсәриягә тапшырылуында зур, аерым мәгьнә күрәм,- диде ул. Автограф белән үзенең “Сагыш китабы, яки Абориген язмалары” дигән китабын бүләк итте.
Фәрит Суфияров та шагыйрәгә үзенчәлекле бүләк әзерләгән икән. Ул әле генә Казанда биш мең тираж белән чыккан, буяулары да кибеп өлгермәгән “Яңавыл бизәкләре” дигән китап тапшырылды. Анда безнең районда яшәп иҗат итүче К.Шафикова, Р.Мөхәммәтдинов, Ф.Суфияров, Ә.Саяпованың шигырьләре тупланган.
Арытаба чыгыш ясаган Р.Т.Габдулхакова, Р.Ф.Фазыловалар да К.Шәфикованың әсәрләренең кешеләр күңелендә туган якка мәхәббәт, рухи ныклык тәрбияләүдә әhәмияте зур булуын билгеләп үттеләр[21, 87]. Шулай ук Айдар Хәлимгә татар халкы тарихын, телен, мәдәниятекн саклау, үстерү өчен күп салуына соклануларын hәм рәхмәтләрен белдерделәр. Р.Ф.Фазылова якташыбыз С.Сөләймәнова исемендәге әдәби бүләк барлыкка килүе, тәүге елда ук аның К.Шафиковага тапшырылуы, Яңавыл җирендә бу югары бүләккә лаек иҗади көчләр булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйләвен ассызыклады. Билгеле, очрашу шагыйрәнең тормыш, иҗат шартлары, шигьрият, милләт язмышы, татар милли рухын яңарту зарурлыгы темаларын да читләп үтмәде. А.Хәлим К.Шафиковага яхшы иҗат мөмкинлекләре тудыру өчен күп көч салган район хакимияте җитәкчелегенә, туганнарына түбәнчелек белән рәхмәтен җиткерде. Авыр язмышлы шагыйрәнең поэзия бүген шундый югарылыкка күтәрелә бара икән, монда аның аның әтисе Фидай, мәхрүмә әнисе Тәскирә, соңыннан әнисе урынына килгән Зиния апасы, сеңлесе Илгизә, кияве Фәнәви, башка туганнары hәм бүген аны карап- тәрбияләп торучы социаль ярдәм бүлеге инспекторы Ирина Янгильдина, язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе Ф.Суфияров hәм башкаларның ярдәме бәяләп бетергесез. Шагыйрә үзе дә бу хакта күз яшьләре белән әйтте[18, 159].
Шагыйрьләр, иҗатка, сәнгатькә гашыйк кешеләр җыелган урында шигырьсез, җыр - моңсыз буламы сон? Айдар Хәлим үзенең шигырьләрен укыды. Җырчылар М. Зарипова, Н.Шәймәрдәнов, баянчы Ю.Бадретдиновлар Кәүсәрия Шафикова сузләренә язылган җырларны җырлап ишеттерде. Бу тантананың сәбәпчесе үзе: “шигырьләр языламы?” дигән сорауга әле яңа гына туган “Көчле бул!” дигән шигьри әсәре белән җавап бирде. “Яшәү ничек кенә авыр, күңелдә мең яра булмасын, барысын да- кайгысын да, шатлыгын да- җырга салырга әле көчем җитә”,- менә аның җавабының кыскача эчтәлеге. Шагыйрә үзенең төп яшәү мәгънәсен дә кешеләргә хезмәт итүдә, аларның күңелен сафландыруда, тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәнүдә күрә, башкаларны да шуңа чакыра. Без дә аңа җиңел булмаган иҗат юлында тагын да яңадан- яңа уңышлар биегрәк үрләр телик, хөрмәтле милләттәшләр.
“Гөл үстерәм, ямен күрәм.
Савыт- савыт гөлләрем.
Давыл үткән, җилләр тынган...
Гөлләр кебек көнәрем”,- дип яза шагыйрә Кәүсәрия Шафикова “Гөлләр миңа яз китерә” дигән шигырендә[16, 375]. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай көч тапкан гүзәл зат ул, көчле ихтырлы, изге җанлы кеше. Райондашыбыз, хөрмәтле Кәүсәрия апа Шафикованың әсәрләре әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул җанның иң нечкә кылларына кагылырдай шигырь, нәсер, хикәяләр иҗат итә. Башкортстан hәм Татартсан республикаларының басмаларында аларны бик теләп басалар. Шулай ук ул берничә китап авторы. Иҗатының төп темасы- мәхәббәт. Туган якка, табигатькә, тормышка, кешеләргә мәхәббәт. Бәйрәм алдыннан шагыйрә белән аның тормышы, дуслык hәм бәхет турында әңгәмәләшәбез.
-Кәүсәрия апа, менә кыш
узенең кар- бураннары белән урамнарны,
урман кырларны бер урап чыгар
да, үтеп тә китәр. Язгы кояш
нурларына җемелди-җемелди
-Яз- ул якты кояш, йөрәк
тибешенә кушылып тыпылдап
-Мәхәббәт яз аенда килә диләр, шигырьләр дә күбрәк яз аенда языламы, сез ничек уйлыйсыз?
-Яз, мәхәббәт, шигырь! Аларны бере-берсеннән аерып булмый. Чагыштыруың матур, тик мин hәр мизгелне үзенчә яратам. Язда да, кышта та, җәйдә дә, көздә дә шигырь бар. Язның тамган тамчылары, ташкыннары, җәйнең чәчәкләре, көзнең сары яфраклары, кышның күбәләк карлары hәм ел саен яңа шигырь булып туа.
-Сезнеңчә, мәхәббәт нәрсә ул?
-Яз кебек үк матур, якты, ялкынлы, җырлы ул. Күңелне коштай канатлы итә, йөрәгендә чын мәхәббәт тойган кеше үзен бервакытта да бәхетсез итеп тоймый.
-Ә яшүсмер кызларга ни әйтер идегез?
-Сөйгәне белән
-Ә иҗат кешесе буларак, соңгы вакытта нинди тойгылар белән яшисез?
-Яңа әсәрләрем языла, иҗатымны яратучы, хөрмәт итүчеләр күбәя – шуңа шатланам. Балтач районында булган очрашу кичәсе бик матур үтте. Мин сүзләргә язылган җырларның арта баруы, аларны күренекле җырчыларның башкаруы чиксез шатлык[1, 232].
Әмма шатлыклар белән борчылу гел янәшә инде ул. Мине бик борчыган нәрсә турында дә әйтми кала алмыйм. Ишетеп, укып беләм: тиз киләчәктә телефоннар аша сөйләшкән минутлар өчен түләү башланачак икән. Бу хәбәр минем җанымны тетрәтте. Рәфис белән безнең яшәү телефоннан сөйләшү. Әле ишетәбез, сөйләшәбез,көч- хәл белән булса да бармакларыбыз номер җыя ала. Үз районыбызда яшәп тә, минутларны санасаң әлеге кебек шатланып сөйләшеп булмаячак. Әйе, мин үзебезнең хәкимияткә ышанам- хәлгә кереп безне кыенлыктан коткарырлар кебек. Шулай да бу телефон мәсьәләсе мине бик зур борчуга сала.
-Әйе, ничек тә яхшыга юрыйк инде, Кәүсәрия апа, хатын-кызгаларга бәйрәм-теләкләрегез дә бардыр бәлки?
-Ходай ныклы сәләмәтлек, озын гомер бирсен хатын-кызга, лачындай ир-егетләребез мәңге яратып яшәрлек матур да, акыллы да булсак иде.
-Рәхмәт, Кәүсәрия апа, Сезне бәйрәм белән! Күңел байлыкларыгыз саекмасын!
Ходай мине авыр сынаулар белән тулы булган язмышка дучар иткән, сабыйның нинди гаебе, гөнаhы булсын, ди яшем тулып кына үткән, Ходай миңа коточкыч чирне- “полиомиелит”ны биргән, аяк- кулым хәрәкәтсез калуы җитмәгән, үземне 40 ел күтәреп тәрбияләгән газиз әнкәем дә каты авырып дөнья куйды. Җиде ятлар тәрбияседә яшәвемне дәвам итәм, гомер иткән нигез дә торып калды, шәhәрдә, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле җылы, якты фатирда яшәсәм дә, туган авлым түгел бит! Кеше өчен бу кичерешләр бик авыр, таллар булып бөгелсәм дә, юк әле сынмадым, ярдәм кулларын сузучы туганнарым hәм шәhәребезнең шәфкать туташлары бар, яшәү ямен күрә, канатланып иҗат итәм мин, ярдәм кулы сузган hәркемгә рәхмәтем зур[24,11]!
Әй, тормыш, ниләр генә күрсәтмәде, әле ниләр күрсәтмәс, ярый әле газиз баладай кадерле җырларым бар, иҗатым белән хөрмәтлемен, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Мәхәббәткә, туган җиргә багышланган җырларым арасында ярдәмче шәфкать туташына багышланган җыр бар, көен Наил Шәймәрданов язды, кадерле шәфкать туташлары бу җырны мине мәрхәмәтем итеп кабул итсеннәр иде, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзем җилгә очмас.
Юк, язмышны каргап яшәмим, җиңел булмаса да, озаграк яшәргә иде, хәстәрләрне җиңәрдәй шатлыклар бер чакта яшисем килә, ә яшәр өчен кеше ярдәме кирәк, гадел, изге күңелле кешеләрне табуы, ай авыр! Шулай да, бар алар, булырга тиеш, югыйса, тормышта каян булыр иде матурлык, без кеше ярдәменә мохтаҗлар ничек яшәр идек!
Күпне кичердем, дарьяларда йөзәм, юк, бирешмим, мин ялгыз түгел[25, 27]!
Хатын – кызның байлылыгын санап бетерерлек түгел, барысын санарга да алынмыйм, берничәсен генә әйтеп үтәм. Хатын – кыздагы асыл сыйфатлардан бизәлгән бу тормыш, алай гына да түгел, дөньяның үзен, җир йөзен гүзәл иткән ул. Хатын – кызда матурлык да, акыл да, йомшаклык та, сабырлык, көч, зирәклек тә, сафлык та, моң да бар. Җир өстенә кояш үзенең яктысын да, җылысын да нур итеп сипкән кебек, Хатын – кыз да: “Алыгыз, мин дә барысы да бар, алыгыз гына!” – ди.
“Таң яктысында минем елмаюым чаткысы бар!” – ди ул. Әйе, табигать - хатын – кыз баккан көзге, кай тарафка карамасын, ул шунда үзен күрә. Чәчәкләрдә Хатын – кыз матурлыгы, аның нәфислеге, гүзәллеге, җилләрдә дә аның назы, йомшаклыгы. Хатын – кызның моңын отып сайрый ич безнең сандугачлар – талдан- талга кунып и сайрыйлар, кызлар биледәй нечкә таллар бөгелә, сандугач рәхәтләнеп тирбәлә, тавышы белән күңелне үзенә әсир итә.
Хатын – кызның күңел сафлыгы да, йөрәк җылысы да җир йөзенә яз булып килә. Тып-тып тамган тамчыларны гына күр, тамчы саен саен яшисе килү теләге арта бара, шатланып, җырлап, туймыйсың. Җылыга, Кояш яктысына үрелеп, кыяк үлән дөньяга сәлам бирә, яшел төс белән тулган тирә-як күзләрне иркәли, көчең арткандай итеп тоясың үзеңне, йөрәк хисләрең шундый кайнар, сөйми булдыра алмыйсың! Әйе, хатын – кыз үзе дә шаша, ир- егетләрне дә шаштыра, акыл гына җуелмасын берүк, хаталанулардан Ходай сакласын! Хатын-кыз бигрәк тә ана булуы белән үзенә хөрмәт яулый. Яшәү бирүдән дә зуррак батырлык бармыни! Сабыен имезеп утыручы хатыннан да матуррак нәрсә бар?! Ә аның бишек тирбәтүе, бала йоклатканда җыр көйләве, сабыр булуы үзе бер илаhи көчкә ия! Ана булуы белән Хатын-кыз горур да, бу бәхеткә ирешмәгәне дә хыялы белән ана. Хатын-кызга да дан җырлыйм hәм хатын-кыз булуым белән үземне бәхетле тоям, үземнән дә тормышка матурлык бирергә ашыгам[12, 60-63].
-Кәүсәрия, иң тәүге шигыреңне ничә яшеңдә яздың?
-Кызлар да, егетләр дә унҗиде, унсигез яшьтә шагыйрь була. Беренче шигырьләр, беренче талпынулар, әлбәттә, камил булмый, редакциягә җибәргән шигырьләремә карата тәнкыйть хатлары күп алдым. “Шигырьләрең әле шигырь түгел” – дигән сүзләр күңелне төшермәде, иҗат итүемне дәвам иттем. Шигырь язу серләренә ныклап төшенү өчен күп шагыйрьләрнең китапларын укыдым. Башка авторларны уку үзенчә, яңача әйтергә өйрәтә. Беренче шигырем район газетасында дөнья күргәндә миңа 22 яшь иде.

- Квадрат Пифагора и числа в судьбе человека
- Квалификации квартирных краж
- Квалификации убийств
- Квалификационные проблемы при применении уголовной ответственности за фальшивомонетничество
- Квалификация превышения должностных полномочий по субъективным признакам
- Квалификация преступлений
- Квалификация преступлений, совершаемых с применением насилия
- Кәсіпорын өнімінің өзіндік құнын төмендету жолдары
- Кәсіпорын өнімінің өзіндік құнын төмендету жолдары
- Кәсіпорын өнімінің өзіндік құнын төмендету жолдары
- Кәсіпорын шығындарын басқару
- Кәсіпорынынң қаржылық жағдайын талдау
- Кәсіпорының қаржылық жағдайын талдау
- Кәсіпорының қоймасынан тауарлдың шығуын құжаттық рәсімде