Анализ газеты "Безнен гэжит"
Эчтәлек
Кереш.........................
Беренче
бүлек. Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон
тотып йөргән журналист.....................
Икенче
бүлек. Бурычларны түләр
өчен машинамны саттым,
әмма газетаны яшәттем.......................
Өченче
бүлек. Каләм көче,
яисә “Ну, сәясәт, ну
погоди!”......................
Әдәбият
исемлеге......................
Чыганаклар....................
Кереш
Теманың актуальлеге: Журналистика- борынгы һөнәр. Әлеге һөнәрне буыннар аша бер-берсенә тапшырып килгәннәр. Яшь буын журналистлары да бу реферат аша күренекле, тәҗрибәле журналист Илфат Фәйзрахманов иҗаты, тормышы, осталыгы һәм киңәшләре белән таныша алыр.
Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе: Әлеге проблема күп кенә профессорлар, журналистлар тарафыннан өйрәнелгән, мәсәлән, В.Ворошилов, С.Корконосенко, Е.Прохоров, В.Гарифуллин.
Тикшеренү объекты: Илфат Фәйзрахманов, “Безнең гәҗит” газетасының җитәкчесе.
Тикшеренү предметы: И.Фәйзрахманов мисалында журналист кешегә хас булырга тиешле сыйфатларны ачыклау.
Рефератның максаты: Каләм ияләренең үзенчәлекле сыйфатларын ачыклау, татар матбугатында газетада ничегрәк эш итәргә кирәклегенә төшендерү.
Рефератның бурычлары:
1. Үткен каләм остасы ия булырга тиешле сыйфатларны билгеләү;
2. Илфат Фәйзрахмановның тормыш юлы белән таныштыру;
3. Газета ачу тәҗрибәсе белән таныштыру.
Рефератның фәнни-теоретик методологиясе: Әлеге рефератны язу өчен мин В.Ворошилов, С.Корконосенко, Е.Прохоров һәм В.Гарифуллин китапларын кулландым.
Рефератның фәнни методлары: Типологик анализ, фәнни анализ методы.
Рефератның гамәли әһәмияте: Әлеге реферат яшь буын журналистларына тәҗрибә туплар өчен генә түгел, шулай ук рефератлар, курс эшлэре,диплом эшләре язганда да бик файдалы булыр. Чөнки монда журналистның биографиясе генә түгел, ә иҗатына анализ һәм газета ачу серләре дә тупланган.
Рефератның чыганаклары: В.Ворошилов “Журналистика”1, С.Корконосенко “Основы журналистики”2, Е.Прохоров “Введение в теорию журналистики”3 , В.Гарифуллин “Каләм көче” 4 китаплары.
Рефератның төзелеше: Реферат керештән, өч бүлектән, йомгак, әдәбият исемлеге һәм чыганаклардан тора.
I бүлек
Бер кулга чүкеч, икенчесенә микрофон тотып йөргән журналист
“Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, телевидение тапшырулары алып баручысы, акыллы, төпле фикерле Илфат абый Фәйзрахмановны белмәгән кеше бармы икән? Аның татар матбугатында беренче милли, җитди, иҗтимагый-сәяси , сүз иреге тыелмаган газетасын күрмәгән-белмәгән кеше дә юктыр татар мөхитендә.
Илфат Фәйзрахманов Арча районы Түбән Оры авылында 1961 елның 29 мартында, гаиләдә алтынчы бала булып, дөньяга беренче тапкыр үзенең көр тавышын ишеттерә. Аңа җиде яшь, олы абыйсына- егерме булганда гаиләләренә кара кайгы төшә: яраткан әтиләре дөнья куя.
“Әнигә бик авыр булды,”- дип исенә төшерә Илфат абый ул чорларны,- 40 яшьлек әниемнең җилкәләренә бик авыр көннәр басты: абыйны укытасы, калган туганнарымны, алар ул вакытта мәктәптә укый иделәр, ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе”.
Мәктәпне тәмамлагач, малайны “Кем булырга?” дигән сорау борчыган :
“Татарстан яшьләре” газетасыннан белдерү кисеп алдым. Театр училищесы: рус теленнән инша язасы. Юк, булмый, рус телен белмим. Мединститут- анда да рус теле. Алабуга педагогия институты- татар теле һәм әдәбият. “Миңа шунда!”- дидем!”
Әнисеннән күпме җыя алган акчасын алып, абыйсы самолетка утыртып җибәреп, Илфат институтка керә. “Үземнең белемем белән кердем”-ди, “безнең бернинди дә “текә” туганнарыбыз юк иде ул вакытта, хәзер дә юк, без гади гаилә”.
Шуны әйтергә кирәк, Илфат абыйның артист булу хыялы да чынга ашкан уз вакытында. Яшь чагында халык театрының актеры һәм режиссеры булган. Анда ул, 24 яшьлек егет, 80 яшьлек бер картны уйнаган.
Институтны тәмамлагач, аны Чаллының бер мәктәбенә җибәрәләр. Анда озак эшләми: армиягә алалар. Ел ярым армия сафларында узгач, өйгә чын ир-кеше булып кайткач, мәктәптән китәргә туры килә аңа:
-Минем урынга эшкә алынган егеткә аның монда вакытлыча гына урнашуын әйтмәгән булганнар икән. Конфликт булмасын өчен эштән киттем. Арчада РОНО инспекторы булып эшләдем. Аннан мине райком партиясенә чакырдылар һәм радиога җибәрделәр: эфир атнасына ике тапкыр чыга иде. Журналстиканың “ж” хәрефен дә белмәгән килеш, тапшырулар алып бардым. Журналистиканы үземә өйрәнергә туры килде: телевидение тапшырулары карадым, радио тынладым, газеталар укыдым. Күптән түгел бер иске генә блокнот тартып чыгардым һәм үземнең дусларыма ничек итеп журналистика осталыгына өйрәнгәнемне күрсәттем: интервьюлар тыңлый идем дә, нинди сораулар бирергә була икәнне язып куя идем.”
Әлеге тырыш егетне күрмичә калмаганнар. Казанда анын Арча радиотапшырулары белән кызыксынганнар. Аннан дикторлар конкурсында җингән, тагын бер елдан аны телевидениега чакырганнар. Савиновода 20 кв.млы йорт ала. Әлеге, утын белән яга торган мичле, кое урамда булган кечкенә генә йортта алар Зөлфия ханым һәм кечкенә балалары белән 7 елдан артык яшәгәннәр. Сүз уңаеннан, Илфат абыйның 3 баласы бар: олы малае Зөлфәт инде өйләнгән, кызлары Мәрьям бар, уртанчы кызы Алия күптән түгел кияүгә чыкты, ә кечкенә кызлары Лилия 7 сыйныфта белем ала, хатыны Зөлфия ханым 155 мәктәптә белем бирә.
Шуннан башланган инде журналистика чире. Әлеге елларда илдә бик зур үзгәрешләр бара иде. Үзәк телевидениеда Гурнов, Любимов, Невзоров кебек бик кыю шәхесләр күренгәли башлады. И.Ф. шуларны карый-карый татар телевидениесында да шундый җитди тапшырулар кирәклеген аңлап ала. Ул “Атна” дип исемләнгән аналитик тапшыру ача, бераздан аны, Татарстан Госсоветы депутатлары да калдырырга теләгәнгә кармастан, ябалар. И.Ф. бирешми: яңа, тагын да җитдирәк тапшыру ача, аны “Кыйбла”дип исемли. Әмма хәзер ул аны дөрес тапшыру булмаган дип искә ала, чөнки анда тормышыбыз шундый караңгы һәм начар итеп күрсәтелгән. “Кыйбланы” ябып өлгермиләр, “Атна” тапшыруы кабат эфирга чыга. Аңа алмашка “Әйбәт-гайбәт” дип аталган ток-шоу ачыла.
90-нчы елларда телеэкраннардан төрле темаларга сөйләргә була иде. Ильфат абый сөйләгән һәм аңа, артык кыю булганы өчен, берничә тапкыр исәнлегенә зарар китерергә омтылучы кешеләр дә булган.
“Мин гаиләм, кечкенә балаларым өчен кайгырта идем ул вакытларда. Балаларны мәктәпкә алып бара идем, алып кайта идем. Директор,Ильсур Хадиуллинга ( хәзерге Горроно начальнигы) шалтыратып, хатыным Зөлфияне эштән соң тоткарлап калмаска, караңгы төшә башлаганчы өйгә кайтарып җибәрүен сорадым. Ә үзем сумкамда һәрвакыт чүкеч йөрттем. Бар иде заманалар”- дип искә ала И.Ф.
Шул ук елларда ГТРКда забастовкалар, голодовкалар булгалаган, Ильфат абый, исә, аларны башлап җибәрүчесе булган. Гомумән, телевидениеда ул узен уңайсыз кеше дип санаган. Беркайчан да биремнәрне шунда ук эшлэмәгән, баштан уйлаган, аннан үзенчә нәрсәдер маташтырган.
Татар
телевидениесына 50 ел, шуның яртысы
И.Ф. белән үтүгә карамастан,ул ТВдан китэ.
Аннан киткәнемә бер дә үкенми ул, киресенчә,
бик шат,бик бәхетле, чөнки аның хәзер
кешеләргә кирәкле үз газетасы, үз яраткан
укучылары бар.
II
бүлек
Бурычларны
түләр өчен машинамны
саттым, әмма газетаны
яшәттем...
Журналист кызыксынуым белән газета ачып җибәрүнең, аны яшәтүнең нинди авырлыклары барлыгын, әлеге эшнең серләрен ачыкларга булдым. Әлеге бүлекне шуңа да интервью рәвешендә яздым.
- Илфат абый, газетаны сез кайчан чыгара башладыгыз? Укучыларны нәрсә белән яулап алмакчы идегез?
- “Безнең гәҗит”нең (алга таба - “Б.Г.”) беренче саны гыйнвар аенда 2003 елда чыкты. Бер ел буена газета аена бер, аннан һәр атна бастырылды. Укучыларны без озак эзләдек. Мин яхшы тележурналист идем, мине тамашачылар яратты, минем тапшыруларымны белә, көтә, карый иделәр. Әмма мин барыбер яңа эш башларга булдым- газета ачырга. Чөнки ТВ- ул бер организм, анда син билгеле бер кагыйдәләр буенча эшләргә мәҗбүрсең, ә газетада мин үз-үземә хуҗа хәзер. Газета, чыга башлавы белән үк, танылыр - мин бит популяр кеше, мине күбесе белә, газетаны да “Ура!” кычкырып алырлар дип уйлаган идем . Әмма хыялларым акланмады, беренче вакытны бик авырга туры килде. Татар газеталары болай да хәйран, ә монда тагын Фәйзразхмановныкы чыккан, ә бит халык Ильфатны телевизордан да карый ала, газетаны алуның кирәге юк.
- Беренче тиражыгыз күпме иде сон?
- Баштан 2500, аннан тираж 1менгә төште. Тираж аз булганга, акчам хәтта типографиягә дә җитми иде. Үземнең ТВда эшләгән акчамны мин тулысынча газета дизайнерларына, авторларга таратып бетерә идем. Гаиләм Зөлфиянең укытучы хезмәт хакына яшәде. Дуслар финанс ягыннан ярдәм күрсәтмәкче иделәр, мин ярдәмне кире кактым. “Үзем”- дидем. Бурычлар шулкадәр күп җыелды, хәтта машинамны да сатырга туры килде. Бер ел буе җәяү йөри торгач, мин кабат яңа машинага акча җыя алдым. Бөтен бурычларымны түләп бетергәч, ТВга түләүле реклама бирергә булдым.
- Соң Сез бит үзегез дә ТВда эшли идегез! Берәр ничек булса да килешеп бушлай реклама ясарга ярамый иде мени?
- Эшли идем,эйе, әмма минем үз газетамны рекламаларга хокукым юк иде. Миннән интервью алганда, титрларда ““Б.Г.” редакторы” дип язарга куша идем, әмма юк, ярамый, “тележурналист” дип яза иделәр. Телереклама өчен һәр елны 400меңгә якын акча китә иде, файдасы булды, тираж күтәрелә барды. Әмма бераздан рекламаның тәэсире бетте. Инде менә биш еллап реклама ясаган юк.
- Хәзерге тиражыгыз 20мең, бу-бик яхшы тираж. Сере нәрсәдә? Һәм аны тагын да арттырырга телисезме?
- Әйе, бик яхшы, әмма күбрәге булмастыр, иң мөһиме- әлеге тиражны югалтмау. Чөнки минем газетам җитди темалар яктырта- сәясәт, икътисад. Ә моның белән барысы да кызыксынмый. Укучыларым белән очрашканда да, аларның күбрәк газетаның икенче яртысы гына ошый диләр, җиңелрәк темалар, укучы хатлары. Әмма мин барыбер җитди темаларга язачакмын.
- Укучылар дигәннән, Сез үз укучыларыгызның портретын сүрәтли аласызмы?
- Безнең аудитория- ул, иң элек, авыл татар интеллигенциясе- укытучылар, табиблар. Күпчелек укучылар- олы яшьтәгеләр,“карт коммунистлар” дип тә атар идем, чөнки алар дөреслекне табарга омтылалар- моны мин хатлар аша күзәтәм.
Шулай ук студентлар укый. Ә менә 20-35 яшь аралыгында булучылар турында әллә ни әйтә алмыйм, редакциягә хатлар язмыйлар. Ә “Танышулар” рубрикасында алар катнашалар.
Беләсезме, шундый фикер яши, имеш татар укучысы икътисад һәм сәясәт белән кызыксынмый. Аларга күбрәк мәдәният кирәк- артистлар тормышы, яңалыклар, гайбәтләр...Бу дөрес түгел. Әлеге фикерне бары тик җитди темаларга яза белмәүче журналистлар гына әйтәдер, минемчә.
- Газета нинди керемнәр хакына яши? Сездә бит рекламалар да әллә ни күренми...
- Мин реклама белән шөгыльләнмим, укучыларны аның белән куркытырмын тагын. Алар хатларында һәм очрашуларда газетаны реклама булмавы өчен дә алабыз диләр. Әлбәттә, дусларым сораганда- белдерүләр урнаштырам. Мәсәлән, хәзерге вакытта мин кулланучыларның хокук саклау берләшмәсе белән эш итәм.Алар рекламаны акчага урнаштырмакчы иделәр, әмма мин бер тәкъдим ясадым: рекламаны түләүсез урнаштырам, ә сез укучылар хатларына җавап бирәсез, консультацияләр үткәрәсез. Килештек.
-Ә сайтта реклама урыннарын сатачаксызмы? Сезнең анда баннерлар өчен урыннар бар...
-Әйе,җыенам, әмма әлегә вакыт кына юк...
- Ә бит рекламадан килгән керемнәрсез яшәп калу авыррак...
- Минем чыгымнарым минимум бит. Офис өчен түләмим- көнен дә, төнен дә өйдә эшлим. Газета коллективы да бик көчле, бездә бер журналист ун кеше өчен эшли алырлык. Штатыбыз зур булмаса да- алты гына кеше, безнең җирле авторларыбыз бик күп, 50 гә якын. Без һәркөнне алардан хатлар алып торабыз, алар белән Зөлфия эшли, мәктәптә дә,редакциядә дә өлгерә. Улым Зөлфәт- газета дизайнеры, кызым Алия текстлар җыя. Алар миннән хезмәт хакы сорамыйлар...
- Илфат абый, ә газетагызның иң популяр бите кайсысы?
Иң популяры- укучылар хаты бастырылган бит. Күптән түгел генә хатларны барлап чыктым, бастырырга дигән хатлар алдагы 40 номерга җитәрлек җыелган.
Ә, тагын бер сер ачыйм әле. “Б.Г.” чыга гына башлаганда, без, аудиториябезне киңәйтер өчен, үзебез хатлар язып, конвертка газетабызны сала идек тә, берәр авылга нинди дә булса уйлап чыгарылган Сания апага, я Әнисә апага Илфат Файзрахманов исеменнән җибәрә идек. Мине бит ТВ аша белә иделәр. Мондый хатны Сания апалар бөтен авылга күрсәтеп чыга иде. Бу да тиражны күбәйтте. Тик, кызганыч, тираж арткан саен без почта хезмәткәрләренең намуссыз эшләүләре белән бәрелештек. Хәзер дә газеталар югалалар, вакытында барып җитмиләр. Укучылар миңа шунда ук шалтыратып әйтәләр, бу исә, аларның пассив булмауларын күрсәтә. Бу җәйне генә без 3 мең сумлык заказлы хатлар җибәрдек. Почта өчен эшлибез, оршышып та ардым, авыр.
- Сезнен төп конкурентларыгыз кем?
- Без конкурент булып саналсак та, “Ирек мәйданы” газетасы белән шул ук вакытта дус. Без аның редакторы Рәиф Госманов белән күптәнге дуслар. Мин газетаны ябам дигәндә, ул миңа киңәшләре белән булышты, газетама реклама ясады. Шунда “Б.Г.” янә аягына басты. Ә бер-ике елдан 20меңнән артык тиражлы “И.М.” 4 мең данәгә генә калды. Ул вакытта миң аңа ярдәм кулын суздым.
- Ә «Татарстан яшьләре»сезгә конкурентмы?
- Конкурент. Аларның тиражы зур, ялгышмасам, алар татар газеталары арасында икенче урында торалар.
- Газетагыз бик җитди, бик кыю язмалар өчен судка да биргәннәрдер инде.
- Әйе, бер генә дә тапкыр түгел, шуңа да үзем юрист булып бетә яздым инде. Әгәр дә берәр урындагы кеше миңа басым ясый башлый икән, мин шунда ук аңа судта очрашырбыз дим. Күптән түгел генә Шәүкәт хәзрәт белән суд эше тәмамланды. Шәүкәт Әбүбәкеров атлы кешенең Әниләр мәчете имамы булып торганда безгә биргән интервьюсында («КАРШЫЛЫКЛАР – ВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ» 2010 ел, 17 ноябрь) әйткән фикерләреннән баш тартып, үзен аклау өчен безне аның әйткәннәрен бозып бирүебездә һәм яла ягуда гаепләп судка биргән иде. Суд вакытында, Шәүкәт әфәнде (мин аны үз тормышымда беркайчан да хәзрәт дип атый алмаячакмын), аптырагач, диктофон язмасын монтажлаганбыз, дип белдерде. Мәскәү район суды Шәүкәт әфәнденең шикаятен канәгатьләндермәде. Чөнки безнең гаепне расларлык бер генә дәлил дә табылмады. Диктофон язмасы кат-кат тыңланды, аның тулы, үзгәртелмәгән аудиоязма икәнлеге махсус техникасыз да, гади колакка да аңлашыла. Аннан соң, Шәүкәт әйткәнне бозып күрсәтү миңа ник кирәк, дип уйлыйлар микән бу әфәнделәр?! Өстәвенә мин үзем шәхсән техник экспертиза үткәрүне таләп иттем. Тик никтер, Шәүкәт әфәнде һәм аның яклаучылары бу тәкъдимне якламады. Чөнки алар үзләренең ялган сөйләүләрен белә. Суд залында шундый кычкырып торган ялган белән очрашкач,хәзрәт, Сез Аллаһыга ышанасызмы, дип сорарга мәҗбүр булдым.
- Газетагыз дөреслек өчен көрәшүен, димәк, тагын бер кат дәллиләгәнсез. Илфат абый, ә газетагызның төп максаты булып нәрсә тора?
- Газетаны
мин акча өчен чыгармадым, әлбәттә, ул
зур байлык китерә торган эш түгел. Газетамның
төп эше- туган телебезне, мәдәниятебезне
саклау. Мин татар халкы өчен бик борчылам,
без, кызганыч, ниндидер бер соры төркемгә
әйләнеп барабыз. Моны кичектерер өчен
мин көн-төн эшләргә әзер. Минем ялларым
да, отпускаларым да юк. Бер ел элек ике
туган абыемны һәм сеңлемне күмдем, быел
язын- әнине. Мин моны бик авыр кичердем,
хәтта “ашыгыч ярдәм” машинасы белән
реанимациягә алып киттеләр. Инфаркт булмаган,
стенокардия гына икәнен белгәч, шатландым
һәм больницадан качтым. Газета минсез
яши алмый бит!
III
бүлек
Каләм
көче, яисә “Ну, сәясәт,
ну погоди!”
Әлеге милләте, татар газетасы өчен җан атар шәхеснең иҗатына күз салып китмичә булмас.
И.Ф. үз язмаларында һәрвакыт дөреслек эзли, шул ук вакытта бер материалында да укучыга үз фикерен тагарга омтылмый, ул бары тик уйланырга сәбәп бирә. Илфат абый җитди темаларга язарга ярата, шуңа да аның “Б.Г.” газетасында “Редактор сүзе” дип исемләнгән рубрикасы бар. Анда ул Татарстан һәм Казан җитәкчеләрен генә түгел, бөтен Россиядә бара торган хәлләрне дә колачлап, анализларга тырыша. Икътисад һәм сәясәт темаларын күпчелек укучылар укырга яратмый, гадәттә. Ә менә И.Ф. әлеге темаларны гади халык теле белән, төрле алымнар, фразеологизмнар кулланып, халыкка аңлата һәм укыттыра белә.
Шулай ук баш исемне оста гына куеп, үзенең язмаларына тиз генә алып кереп китә. Мәсәлән, «Ай эчәбез, ел эчәбез, кайда безнең шешәбез…” (2011, “Б.Г.” №44) исемле язма шунда ук үзенә җәлеп иттерә. Әлеге язманың лиды да үзенчәлекле:
“Әй, Корбан бәйрәме көннәрендә башка әллә нинди тозсыз җыру килеп керде. Хәер, гаҗәпләнәсе юк. Ни бәйрәм итәсен белмичә, дүрт көн ят та… башың да китәр. Ярый ла иманлы мөселманнар тормышларын аек үткәрә, ә Русиядә бәйрәм көннәрендә аракы кибетләре иң зур табыш алып кала. Шуңа күрә бәйрәмнәр кирәк, илебез баесын, аның халкы эчеп егылсын, хәерчеләнсен, гаиләләр таркалсын, балалар зар еласын өчен…”
Әмма бу язма аракы сату да, эчкечелек турында да түгел. Монда Илфат абый 4 һәм 7 ноябрь бәйрәмнәренең килеп чыгышын ачыклый.
И.Ф. татар телен бик нык ихтирам итүенә, яратуына, аның сакчысы булуына карамастан, бик күп неологизмнар, чит ил сүзләрен куллана һәм аларны тәрҗемә итмичә бастыра. “Русия урысларныкы гына мени” дигән язмасын гына карап чыгыйк, анда “шовинизм, секретарь, графа, часть, брат, рассизм, национализм, ультрамилләтчелек, патриот, коррупция һ.б” сүзләрен очратырга мөмкин.
И.Ф. фәлсәфәчеләр, галимнәр, сәясәтчеләр сүзләрен цитаталарга ярата, шулай ук мәкаләләрендә мәзәкләр дә очратырга мөмкин.
Мәсәлән,
“Бәхетле илдә яшисе килә!”(“Б.Г.” №34,2011)
дигән язманың лиды- мәзәк:
“Ике ахирәт сөйләшә:
– Кара әле, ахирәткәем, синнән көнләшеп тә куйдым бит әле. Иреңнән уңгансың. Шул кадәр кызык кеше икән ул. Кичә шулкадәр нык көлдерде, көлә-көлә караватымнан егылып төштем, трамвайда барганда…”.
… Бу да тозсыз анекдотлар яза башлаган, дип орышмагыз инде. Никтер күп укыйм мин, һәм никтер шул Русия матбугатын укыганда, телеканалларын караганда, гел шундый тозсыз мәзәкләр чуала башлый башымда. Шуңа, телевизорны, гомумән, карамыйм. Хәзер ул, чын мәгънәсендә,«тилевизыр»га әйләнде. Аны карап утыра башласаң, башыңның компасы саташа башларга мөмкин.”
Күргәнсездер, әлеге язмада тагын бер неологизм килеп чыккан : “тилевизыр” сүзе. Бу шаярту алымнары шулай ук җитди теманы күңелрәк һәм җиңелрәк укыр өчен алынган.
Шул ук язмада тагын бер мәзәк күзәтергә була:
“Совет мәктәбендә бер укытучы, балаларга, Совет илендә генә балаларның бәхетле булуы, бары Совет илендә генә яшәүнең рәхәтлеге турында сөйли икән. Шунда бер бала елап җибәргән: «Минем Совет илендә яшисем килә!»”.
И.Ф. язмаларында сарказмлы җөмләләр дә күрергә була, мәсәлән:
“Русия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев: «Ришвәтчелек, вазыйфадан җинаятьчел куллану кебек чирләр узганда калды. Яңа структура өчен аттестацияне иң яхшы элеккеге милиционерлар гына үтә алды», – дип белдерде.
Министр кадәр министр алдамас, инде аңа ышанып, безгә, иминлекне шул коррупциядән арынган полиция саклый торган илне генә табасы кала. Кайда икән ул ил, берәрегез белмиме? Әйтегез адресын, тотам да күчәм. Газетабызны шунда гына чыгарып ятармын…”
Әлеге алым, үз чиратында, язманы җанландыра, укучыга җитдилектән бераз ял итеп алырга вакыт бирә.
Гомумән,
И.Ф.ның иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнү
бик кызык, татарда сәясәт темаларын
курыкмыйча, гади итеп язу еш күзәтелә
торган очрак түгел, кызганыч. Шуңа
да, безгә, яшь журналистларга, Илфат абый
иҗаты мисалында әйтеп кителгән алымнарны
курыкмыйча кулланып, татарны борчый торган
темаларга керешергә тиешбез.
Йомгак
Мне понравилась реплика, которая прозвучала на радио «Азатлык»: если «Безнен гэжит» выходит, свобода слова еще есть!

- Анализ газеты «Казахстанская правда»
- Анализ газеты "Комсомольская правда"
- Анализ газов на аппарате «Каскад»
- Анализ Газовый конфликт Украины и РФ
- Анализ геополитического положения государства на политической карте мира
- Анализ геоэкологических проблем юга России
- Анализ героев в романе Ф.М.Достоевского «Преступление и наказание»
- Анализ выборов 2007 года в Госдуму
- Анализ выполнения плана и динамики объема перевозок
- Анализ выручки на примере предприятия ОАО «Акконд»
- Анализ выручки от продаж продукции, работ и услуг на примере ОАО «Якутский Гормолзавод»
- Анализ выручки, работ, услуг
- Анализ выступления Казахстанских боксеров на Олимпийских играх
- Анализ ВЭД Российской Федерации